Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Котлаулар

Иске Чүпрәледә гомер итүче Илгиз Шәйҗан улы Сафинның гомер бәйрәме

28 декабрь 2024, 14:38

82

0

0

Иске Чүпрәледә гомер итүче Илгиз Шәйҗан улы Сафинның  гомер бәйрәме

Кушкуак авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Иске Чүпрәледә гомер итүче Илгиз Шәйҗан улы Сафинның 1 январьда гомер бәйрәме.

Туганыбыз озак еллардан бирле район үзәк хастаханәсендә шофер булып эшли. Тормыш иптәше Рәдифә дә хастаханәнең ашханәсендә пешекче булып хезмәт итә. Тормыш юлыннан тигез, матур атлап, үрнәк гаилә булып, бер бала үстерделәр, оныклар сөяләр.

Туган җанлы, киң күңелле, игелекле, мәрхәмәтле, тормышны сөеп яшәүче газиз кешебез! Сине гомер бәйрәмең белән котлап, иң матур теләкләребезне юллыйбыз. Ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр телибез.  Рәдифә белән пар канатлар булып, балалар игелегенә төренеп, саулыкта, муллыкта яшәргә язсын.

Өч баланың иң кечесе,

Син–кадерле энебез.

Синең һәр уңышларыңа,

Сөенә күңелебез.

Безнең теләк һәрчак якты сиңа,

Шатлык кына, гел изге.

Туган булып, гөр килешеп

Яшик шулай гомерне!

Туган көнең белән котлап: апаларың Әдия, Җәмилә гаиләләре. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев