"Татарстан чаңгы юлы-2014" ярышлары Чүпрәледә киләсе якшәмбедә үтәчәк
Сәламәт яшәү рәвеше

"Татарстан чаңгы юлы-2014" ярышлары Чүпрәледә киләсе якшәмбедә үтәчәк

Республикада салкын һава торышы сакланганлыктан "Татарстан чаңгы юлы -2014" ярышлары 9 февралыгә күчерелә.

Шулай итеп, киләсе атнаның якшәмбесендә район "Сабантуй" мәйданында "Татарстан чаңгы юлы-2014", Вагиз Алиуллов истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары үтәчәк. Ярышларда 2000-2001,2002 елларда туучылар, 17 яшькәчә һәм аннан олыраклар, шулай ук, 55 яшьтән алып 60тан өлкәнрәк пенсионерлар-олы буын вәкиләре катнашачак. Дистанция күләме 2-3 км араларны тәшкил итәчәк. Башлана 11.00 сәгатьтә.

Чаңгы ярышларында катнашучылар һәм җанатарлар өчен кайнар беленнәр белән чәй тәкъдим ителәчәк. Барыгызны да көтеп калабыз, дуслар!


Татарстан чаңгы юлы2014

Нет комментариев