Чүпрәледә спорт мәйданчыклары ачыла
Сәламәт яшәү рәвеше

Чүпрәледә спорт мәйданчыклары ачыла

9 августта-Физкультурачылар көнендә район үзәгендә төрле чаралар узачак.

Шуларның берсе- күпфатирлы йортлар һәм "Акчарлак" йөзү бассейны территориясендә спорт мәйданчыкларын тантаналы рәвештә ачу булачак. Шулай ук, бу көнне төрле спорт ярышлары уздырыла. Тамашачылар игътибарына стритбол (урам баскетболы), волейбол, мини-футбол ярышлары тәкъдим ителәчәк. Теләгән һәр кеше өстәл теннисы, дартс уеннарында көч сынаша алачак. Башлана 9.00 сәгатьтә.


спорт мәйданчыклары

Нет комментариев