Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Яңа таләпләр нигезендә...

Өлешне бүлеп алу-авыл хуҗалыгы карамагындагы җир участокларын кадастр исәбенә кертү иң авыр процессларның берсе булып тора.

Гамәлдәге норматив актларга нинди үзгәрешләр кергән һәм өлеш милкендә катнашучыларга нәрсә көтәргә? Газета укучыларны яңа закон таләпләре белән таныштыру максатыннан без ТР буенча "Кадастр палатасы" федераль бюджет учреждениесенең район бүлеге начальнигы Эльмира Хәнҗәровага мөрәҗәгать иттек.

-Эльмира Рифкатовна, икътисадый үсеш министрлыгының 2011 елның 3 августындагы 388 номерлы "Җир участокларын межалау проектына таләпләрне раслау турында"гы боерыгы нигезендә 2011 елның 4 октябреннән авыл хуҗалыгы карамагындагы җир участокларын җир өлешләре исәбеннән җир участокларына бүлүнең яңа тәртибе билгеләнде. Бу кадастр теркәве органына җир участокларын межалау проектын тәкъдим итеп кенә җир өлешләре исәбенә бүлүне башкару мөмкин дигән сүзме?

-Юк, җир өлеше исәбеннән бүленгән җир участогын дәүләт кадастр исәбенә кую өчен кадастр исәбе органына межа планының нөсхәсен һәм межалау проектының расланган күчермәсен алып килергә кирәк булачак. Күчермә авыл җирлеге органы яисә нотариус тарафыннан расланган булырга тиеш.

-Межалау проектын кем һәм ничек эшли?

-Межалау проектын, межа проектын кебек үк кадастр инженерлары эшли. Моның өчен заказчы кадастр инженеры белән подряд килешүе төзи. Әлеге килешүдә түләү шартлары, башкару сроклары күрсәтеләчәк. Биредә гамәлдәге законнарда межалау проектын әзерләүнең сроклары күрсәтелмәвен ассызыклыйсым килә.

Межалау проектында бүленүче җир участокларының, аңа хокукны раслаучы документларда күрсәтелгән мәгълүматлар нигезендә, мәйданы һәм чикләренең урыннары күрсәтеләчәк.

-Сезнең карашка, авыл хуҗалыгы карамагындагы җир участокларын бүлүне башкару тәртибе ни дәрәҗәдә үзгәрде?

-Бүлүне башкару тәртибе сизелерлек үзгәрде. Хәзер җир участогын бүлү өчен, алда әйтелгәнчә, заказчы межалау проектын әзерләү өчен кадастр инженеры белән килешү төзергә тиеш. Аннан соң исә ул гомуми җыелыш яисә җир өлеше хуҗасы карары белән раслана. Әгәр җир участогы гомуми җыелыш карары нигезендә бүленә икән, җир участогының күләмен һәм чикләрен килештерү таләп ителми. Кадастр инженеры җир участогы хуҗаларын, заказчыны, җирле үзидарә вәкилен межалау проекты белән аны раслау алдыннан 30 көн алдан ук таныштырырга тиеш. Моның өчен ул аларның һәрберсенә извещение җибәрергә яисә массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга тиеш булачак. Билгеләнгән көндә җыелыш үткәрелә. Җирле үзидарә вәкиле дә анда катнашырга һәм межалау проектына кул куярга тиеш. Милек өлешендә катнашучыларның 20 проценты катнашканда һәм бүленүче җир участокларының мәйданы һәм урыны билгеләнгәндә каршылар булмаганда җыелыш үтте дип саналачак. Межалау проектының расланган нөсхәсе җирле үзидарә органында сакланырга тиеш. Аннан соң расланган межалау проекты нигезендә кадастр инженеры межа планын әзерли һәм кадастр эшләрен башкарачак.

-Межалау проектын гомуми җыелыш кына түгел, җир өлеше хуҗасы да раслый ала дидегез. Бу очракта документларны рәсмиләштерү тәртибе нинди?

-Межалау проекты һәм милекчеләрнең исемлеге гомуми җыелыш тарафыннан расланмаган очракта, җир участогын бүлеп алырга теләүче кадастр инженеры белән межалау проектын әзерләүгә үзе генә дә килешү төзүгә хокуклы. Әмма әлеге проект милек өлешендә башка катнашучылар белән дә килештерелергә тиеш. Бу очракта кадастр инженеры җир участогы хуҗаларына, заказчыга, җирле үзидарә органына почта буенча извещение җибәрә яисә аны матбугат басмасында бастырып чыгара. Әгәр 30 көн дәвамында извещениедә күрсәтелгән адрес буенча нигезләнгән каршы килүләр килми икән, межалау проекты расланган дип санала. Аннан соң межа планы әзерләнә һәм документлар пакеты кадастр исәбенә кую өчен кадастр палатасына тапшырыла.

-Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кадастр бүлеге