Туган Як
  • Рус Тат
  • Ялганга каршы бергәләп

    Агымдагы елның 10 аенда республикада тиешле лицензиясе булмаган исерткеч эчемлекләрне сату очраклары ике тапкырга арткан. Әлеге уңайдан 2977 тикшерү үткәрелгән. Аеруча әлеге күренеш Казан һәм Яр Чаллы кебек эре шәһәрләрдә еш күзәтелә.

    Моның шулай булуы гаҗәп тә түгел, чөнки эре шәһәрләрдәге кафе, барларда лицензиясез продукция сату, кагыйдә буларак, кулланышка кергән, дип белдерәләр ТР дәүләт алкоголь инспекциясе идарәсендә.

    -Әйтергә кирәк, сатучылар моннан чын мәгънәсендә файдаланалар. Чөнки әлеге төр хокук бозу очракларына минималь штраф та 3-4 мең сум гына каралган.

    Алай гына да түгел, Кузнецов дигән гражданин хәтта бер ел эчендә лицензиясез исерткеч эчемлекләр сатуы өчен ике мәртәбә эләгә. Бүгенге көндә әлеге гражданинның эше судка җибәрелгән.

    Дәүләт алкоголь инспекциясе легаль булмаган продукция белән эш итүдә берьялгызы түгел. Беренчедән, эшмәкәрләр үзләре үк бер-берсенә көндәшләр булып торалар. Берәү законны үтәп сату иткәндә, икенчесенең хокук бозуына юл куймас өчен ул, әлбәттә, барысын да эшләячәк. Моннан тыш, җәмәгатьчелек арасында да әлеге күренешкә битараф булмаучыларның күплеге дә куанычлы. Республикада яшәүчеләр лицензиясез эшчәнлеген алып баручы эшмәкәрләр, өй шартларында сыра куучылар хакында да хәбәр итеп торалар. Кайнар линия телефон номерларына аена уртача 200ләп шалтырату кабул ителә, шуның 80 проценты раслану таба, дип белдерә әлеге уңайдан дәүләт алкоголь инспекциясе пресс-хезмәте. Әйтергә генә җиңел, ә бит әлеге продукция сәламәтлеккә никадәрле зыян сала, иң аяныч нәтиҗәләргә китерә.

    -Һичъюгы продукциянең легаль булу-булмавын интернет аша uslugi.tatar.ru порталындагы инспекциянең сайтына кереп тикшереп була. Шулай ук, тәүлек дәвамында кайнар линия телефоннары да эшли: 8-843-278-92-79,-ди ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекцион бүлеге начальнигы Т.Хәбибуллина.

    ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль инспекцион әйдәп баручы белгече Гөлинә Юсупова безнең районда да легаль булмаган исерткеч эчемлекләр сату очракларын юк, дип кистереп әйтеп булмавын белдерә. Әлеге уңайдан шулай ук, тикшерүләр үткәрелеп тора. Әгәр дә инде сатып алган продукциянең ялган булу-булмавына шик белдерәсез икән, югарыда әйтелгән телефон, сайт аша хәбәр итә, яисә тикшерә аласыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: