Ялган аракы тег белән яңалыклар
-
Ялган аракы арзан булса да, штрафы кесәгә суга
Республика судлары үз продукциясен "Татспиртпром" акционерлык җәмгыяте маркасы астында сата торган ялган аракы җитештерүчеләрдән миллионнарча сум акча түләттерә.
-
Чүпрәледә Казахстан “аракысын” аулыйлар
Районыбызны урталай бүлеп узучы федераль юлдан тәүлегенә меңләгән автотранспорт үтә. Әлеге юл безне Россиянең теләсә кайсы төбәкләре белән генә түгел, элеккеге союздаш республикалар белән дә тоташтыра. Нинди генә йөк узмый район аша? Шуңа күрә "Дуслык" кафесы дип аталган олы юллар киселешендәге постта дежур торучы автоинспекция һәм полициянең җаваплы хезмәткәрләренә бигрәк...
-
Чүпрәледә соңгы айларда гына 4 кешенең турыдан-туры алкоголь эчеп агулануы һәм үлүе теркәлгән
Аракы, алкоголь эчемлекләрнең сәүдә әйләнешендә сатылу күләме кими. Бу эчүчелек тә кими дигән сүзме? Шулай икән, Ходайга шөкер дияргә генә калыр иде дә... Әмма, кызганычка каршы, чынбарлык киресен раслый.
-
Ялган аракыдан Чүпрәледә үткән ел дүрт, быел бер кеше һәлак булды
Статистик мәгълүматларга караганда, бары тик ялган аракы эчүдән генә дә Россиядә ел саен кырык меңгә якын кеше якты дөнья белән хушлаша. Әлеге "чума" безнең төбәкне дә читләтми. Гөрләтеп яшәргә тиешле 4 райондашыбыз, былтыр шушы афәт корбаны булды. Быелның беренче кварталында 1 якташыбызны җиргә иңдердек. Үзәк хастаханә табиблары әйтүенчә, алкогольле эчемлекләрдән...
-
Район территориясендә ялган аракы сатучылар бар
Исерткеч спиртлы эчемлекләрне белеп кулланмасаң нәтиҗәсе нинди буласын сөйләп тору да кирәкмәс. Ни кызганыч, андый аракы эчеп агуланучылар азмыни? Шушы хакта эчке эшләр бүлеге полициясе начальнигы, подполковник Фәнис Миңнебаев түбәндәгеләрне сөйләде.
-
Ялганга каршы бергәләп
Агымдагы елның 10 аенда республикада тиешле лицензиясе булмаган исерткеч эчемлекләрне сату очраклары ике тапкырга арткан. Әлеге уңайдан 2977 тикшерү үткәрелгән. Аеруча әлеге күренеш Казан һәм Яр Чаллы кебек эре шәһәрләрдә еш күзәтелә.