Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Волонтерлар белән иҗади очрашу

"Игелек күрсәтү" ("Благо дарю") социаль проект кысаларында "Кайгырту" гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге һәм район башкарма комитеты каршындагы попечительлек һәм опека буенча сектор белгечләре 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбеннән волонтерлар төркеменә керүче укучылар белән берлектә "Җылы йорт" балалар приютында тәрбияләнүчеләр белән очрашу оештырдылар.

"Игелек күрсәтү" социаль проекты-ул иҗади һәм сәләтле балаларның, яшүсмерләрнең ятимнәргә, авыр тормыш очракларына юлыкканнарга ярдәме. Шушы максатларны күздә тотып, проект партнерлар катнашында тормышка ашырыла. Әлеге чарада исә проектны тормышка ашыру буенча партнерлар булып волонтерларның әти-әниләре: район башкарма комитеты каршындагы попечительлек һәм опека буенча секторның баш белгече Рамилә Белова һәм "Кайгырту" гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Гүзәл Фәхретдинова торды.

Приютта үткән җылы очрашу барышында 9 "Б" сыйныфыннан волонтерлар үзләренең иҗади сәләтләре белән уртаклаштылар. Җырладылар, биеделәр, төрле музыкаль инструментларда уйнау осталыкларын күрсәттеләр. Аларга "Җылы йорт" приютында тәрбияләнүче балалар да бик теләп кушылдылар. Очрашу символик бүләкләр тапшыру белән тәмамланып, киләчәктә дә белгечләр һәм волонтерлар ярдәме белән оештырылыр дигән теләктә үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: социаль темага