"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы
Тат
"Игелек күрсәтү" ("Благо дарю") социаль проект кысаларында "Кайгырту" гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге һәм район башкарма комитеты каршындагы попечительлек һәм опека буенча сектор белгечләре 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбеннән волонтерлар төркеменә керүче укучылар белән берлектә "Җылы йорт" балалар приютында тәрбияләнүчеләр белән очрашу оештырдылар.
Дөрес, соңгы елларда төбәгебездә су ташу куркынычы бик үк сизелгәне булмады. Шулай да районның көньяк- көнбатыш һәм көнбатыш биләмәсендәге кайбер авыллар һәр елны диярлек язгы ташуны ут йотып каршылый.
Тел турында дистәләгән, йөзләгән мәкаль бар. Әле алар да аның бөтен сыйфатын аңлатып җиткерәме икән?! Үз телеңнең кадерен белү өчен, чит илләрдә яшәп карарга кирәк.
2 январьдан алып 13 мартка кадәрге чорда районда 8 янгын очрагы теркәлде.
Наркомания җәмгыять алдында торган проблемалар арасында иң алдынгы урыннарның берсен били. Аның халык сәламәтлегенә һәм милли иминлеккә глобаль куркыныч тудыруы көн кебек ачык.
22 март көнне эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге каршында оештырылган Иҗтимагый советның чираттагы утырышы үткәрелде.
Муниципаль район Башкарма комитеты карары нигезендә барлык авыл хуҗалыгы оешмаларында алдан расланган график буенча язгы кыр эшләре башланганчы тракторларга дәүләт техник караулары үткәрелә.
18 март көнне Түбән Чәке авыл җирлегендә Николай Павлович Бултыков истәлегенә дүртенче мәртәбә чаңгы ярышлары үткәрелде.
2012 елның сентябрендә "Балаларның сәламәтлегенә һәм үсешенә зыян салучы мәгълүматтан саклау турында"гы закон үз көченә керәчәк.
24 мартта "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Шланга филиалында үткән чираттагы семинар терлекләрне уңышлы кышлатуның барышына һәм техниканы язгы кыр эшләренә әзерләүгә багышланган иде.
Быел Зур Аксу урта мәктәбе оешуга 125 ел тулды. Шушы уңайдан әлеге авыл җирлеге башлыгы призына ирекле көрәш буенча регионара турнир үткәрелде.
0