Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Ветераннар сәхнә сорый

Россиядә ветераннар советы оешуга 25 ел тулу уңаеннан район ветераннар советы президиумы шушы исем астында конкурс үткәрә.

Еллар үткән саен ветераннар хәрәкәтенең мөһимле һәм җәмгыятьтә өлкән буын кешеләренең социаль мәнфәгатен лаеклы яклау буенча абруе үсә бара. Аларның көнкүрешен яхшырту турында кайгыртудан тыш, яшәешне рухи яктан да баету, тормышта үзлегеннән барлыкка килгән "бушлыкны" бетерү не дә икенче эш дип карый алмыйбыз. Югыйсә олыгайган һәр кешенең күңеле бик тә йомшак була бит. Шуларның барысын да исәпкә алып, ветераннар һәм пенсионерлар арасында төрле мавыктыргыч чаралар үткәрелеп тора. Хәзер инде шашка- шахмат уеннары һәм спорт ярышлары оештыру матур традициягә әйләнде. Ветераннарыбыз һәр чарада актив катнашып дипломнар һәм призлар яулыйлар. Шахмат буенча Буада үткән зона ярышларында 1 номерлы балалар бакчасы мөдире Шамилә Федорова барлык көндәшләрен дә отып беренче урынны яулаган иде. Казанда үткән эстафетада да пенсионерларыбыз уңышлы чыгыш ясадылар. Мондый чараларда активлык күрсәткән барлык ветераннарыбызга да ихлас күңелдән рәхмәт сүзләрен әйтәсе килә. Әлеге конкурсның сәнгать җитәкчесе, музыка белгече Роза Хөснетдинова, Иске Шәйморза авылының Габдулла Рәхимкулов исемендәге мәдәният йорты каршында эшләп килүче хатын- кызлар хоры, Балтик буйларына кадәр барып милли биюләре белән анда яшәүче татарларның ихтирамын яулаган Петр Гордеев һәм Илгизәр Хафизов, район үзәгендәге "Таң" бию ансамбле җитәкчесе Роза Насыйбуллина, "Чуваш сандугачы" конкурсы дипломанты Людмила Сердцева, кабатланмас моңлы җырлары белән сәхнә тоткан Венера Фәхретдинова һәм Кече Чынлыдан Җәүдәт Алимов районыбызның иҗат тормышын әледән- әле җанландырып торалар. Рәхмәт аларга. Алда безне тагын зур конкурс көтә. Аның исемен "Җырланмаган әле безнең җыр" дип атадык. Күргәнегезчә,районда иҗат һәм сәнгать эшенә бик оста ветераннар яши. Без алар белән һәрчак горурланабыз. Әлеге конкурста, кагыйдә буларак 55 яшьтән узган хатын- кызлар һәм 60 яшен тутырган ирләр катнаша ала. Катнашырга теләүчеләр урыннардагы җирле үзидарәләр каршында оештырылган ветераннар советына яисә мәдәният йортлары директорларына мөрәҗәгать итә алалар. Иҗат конкурсы булгач анда билгеле инде җыр- биюләр, нәфис сүзләр, төрле музыка коралларында уйнау, гомумән халкыбыз иҗатына караган һәр тамаша кабул ителә. Катнашучыларның исемлеге 25 апрельгә кадәр теркәлеп бетергә тиеш. Июль аенда башланган конкурс октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Сайлап алу турында җиңүчеләрне Татар дәүләт филормониясе сәхнәсе көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс