Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Сатып алган товарың канәгатьләндермәсә

Еш кына кулланучылар тарафыннан товар сатып алганда, нидер эшләткәндә теге яки бу аңлашылмаучанлыклар килеп чыга.

Күпләр әлеге өлкәдә үз хокукларын белмиләр. Шушы уңайдан Иске Чүпрәледән мөрәҗәгать итүче Әлфия ханымга Яшел Үзән территориаль органы контроль- инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлинә Юсупова җавап бирә.

Сорау: Пластик тәрәзә-ләр ясауга һәм куеп ук бирүгә килешү төзегән идем, әмма төгәлсезлекләргә тап булдым. Эш башкаручыга карата мин нинди дәгъва белдерә алам?

Җавап: "Кулланучылар хокукын яклау" законының 29 маддәсе нигезендә, кулланучы җитештерүчедән төгәлсезлекләрне бетерүне, яисә эшне тулаем яңадан башкаруны таләп итә ала. Әгәр дә килешүдәге төгәлсезлекләр билгеләнгән вакытка бетерелмәсә, кулланучы күрелгән зыян өчен акчаны тулысынча кайтарырга хокуклы.

Әйтелгәннәр закон нигезендә башкарылсын өчен, эшне башкаручыга язма рәвештә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мөрәҗәгать язуы ике данәдә булырга тиеш. Үзегездә кала торганында эшне башкаручы тарафыннан дата, имза куела. Эш башкаручы ризасызлык белдереп, кул куюларны кире какса, мөрәҗәгать кәгазен почта аша җибәрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хокукларыңны беләсеңме?