Туган Як
  • Рус Тат
  • Программада катнашу отышлы

    2011 ел ахырында 360 номерлы «Пенсия тупланма акчалары хисабына түләүләрне финанслау тәртибе турында"гы федераль закон кабул ителү сәбәпле, район халкыннан төрле хатлар килә башлады. Газета укучыларыбызның күпсанлы сорауларына җавап бирү максатыннан, район пенсия фонды идарәсе начальнигы Ирфан Вәлиуллинга мөрәҗәгать иттек.

    -Ирфан Зәкиуллович, пенсияләрнең тупланма өлеше акчаларын түләү кайчан башлана һәм ул кем тарафыннан башкарылачак?

    - Алда әйтелгән закон нигезендә гражданнарның пенсия тупланмалары акчаларын түләү агымдагы елның 1 июленнән башкарыла башлаячак. Түләүне сорап язылган гаризалар Россия пенсия фондының территориаль органына (әгәр акчалар әлеге фондның идарәчел компаниясендә булса) яисә дәүләтнеке булмаган пенсия фондына (әгәр тупланма акчалары биредә сакланса) тапшырыла.

    -Пенсия тупланмаларын бер тапкыр гына һәм тулы күләмдә алып буламы?

    - Закон пенсия тупланмаларын түләүнең берничә төрен билгели. Тупланма өлеше картлык буенча хезмәт пенсиясенең (шул исәптән вакытыннан алда билгеләнгән) күләменә карата 5 һәм аннан да кимрәк процент тәшкил иткән гражданнар барлык пенсия тупланмасын бер тапкыр тулы күләмдә ала ала. Бу категориягә, беренче чиратта, 1953-1966 елда туган ирләр, 1957-1966 елда туган хатын-кызлар эләгә, 2002-2004 елларда алар өчен хезмәт пенсияләренең тупланма өлешенә иминият взнослары эш бирүчеләр тарафыннан күчерелеп барылды

    Акчаларын бер тапкыр алуга, шулай ук, социаль пенсия яки инвалидлык буенча яки туендыручысын югалту сәбәпле хезмәт пенсиясе алучы яшьрәк гражданнар да исәп тота ала.

    -Ә пенсия тупланмалары пенсия составына ничек кертеләчәк соң?

    -Пенсия тупланмаларын гражданнар иң гади рәвештә-картлык буенча хезмәт пенсиясенең тупланма өлеше рәвешендә алачак (иминият өлешенә охшаш). 2012 елда аның күләме 18 еллык түләү чорыннан чыгып исәпләнәчәк. Ягъни 2012 елда пенсиянең тупланма өлешеннән бер айга түләнәчәк акчаны исәпләп чыгару өчен пенсия тупланмаларының гомуми суммасын (аларны инвестицияләүдән кергән табышны да исәпкә алып) 216 айга бүләргә кирәк.

    -Гражданинның пенсия тупланмалары мәҗбүри пенсия иминияте кысаларында эш бирүче взнослары хисабына формалашкан һәм шул ук вакытта гражданин дәүләт софинанславы программасында катнашкан һәм ана капиталы акчаларын пенсиясенең тупланма өлешенә юнәлткән очракта аның пенсиясе күләме нинди булачак?

    -Бу очракта гражданинның ике сайлап алу варианты бар. Беренчесе-пенсия тупланмаларының барлык суммасын картлык буенча хезмәт пенсиясенең тупланма өлеше рәвешендә ала. Икенчесе-эш бирүче взнослары хисабына формалашкан өлешен гражданин картлык буенча хезмәт пенсиясенең тупланма өлеше рәвешендә срогы чикләнмәгән вакытта ала, ә софинанслашу программасында катнашудан өстәмә кергән взносларын һәм ана капиталы акчаларын алу вакытын мөстәкыйль рәвештә үзе билгеләп ала.

    -Сроклы пенсия түләүләре ничек формалаша?

    -Сроклы пенсия хезмәт пенсиясенең өстәмә тупланма өлешенә иминият взнослары, пенсияләрне дәүләт хисабына софинанслау взнослары, аларны инвестицияләүдән кергән табышлар, ана капиталына хокукы булган хатын-кыз аның акчаларын үз пенсиясен формалаштыруга юнәлтсә, ана капиталы акчалары һәм аларны инвестицияләүдән кергән табышлар хисабына, картлык буенча хезмәт пенсиясе (шул исәптән вакытыннан алда билгеләүче) билгеләү хокукы булган иминиятләштерелгән затларга түләнә.

    Бу рәвешчә пенсия түләү дәвамлылыгын гражданин үзе билгели, әмма ул 10 елдан ким була алмый.

    Билгеле бер вакытка түләнә торган пенсия акчаларының мөһим үзенчәлеге шунда: үзенә шундый түләү билгеләгәннән соң, кеше үлеп китә икән, акчаларының түләнеп бетмәгән өлешен аның варислары алырга хокуклы.

    -Пенсиянең тупланма өлеше билгеләнгәннән соң аның күләме шул килеш каламы яисә корректировкаланамы?

    -Әйе, сроклы пенсия акчалары һәм пенсиянең тупланма өлеше, пенсия билгеләгәндә исәпкә алынмаган яисә корректировкаланганнан соң кергән өстәмә иминият взнослары, пенсияләрне дәүләт хисабына софинанслау взнослары, эш бирүче күчергән взнослар, аларны инвестицияләүдән кергән табышлар суммасыннан чыгып, һәр ел саен 1 ав-густта корректировкалана.

    -Мәсәлән, мин пенсияләрне дәүләт белән софинанслау программасында катнашам һәм һәр ай саен 1000әр сум өстәмә иминият взнослары күчереп барам ди. Бу очракта минем пенсиямә өстәмә күпме булачак?

    -Бу очракта ел саен сезнең түләүләрегез 12000 сумны тәшкил итәчәк. Программада 10 ел катнашу дәверендә (56 номерлы Федераль закон өстәмә иминият взносларын 10 ел дәвамында түләү мөмкинлеге бирә) Пенсия фондындагы (яисә дәүләтнеке булмаган пенсия фондында) шәхси "пенсия" счетыгызда 120000 сум акча тупланачак. Дәүләт бюджетыннан да үз чиратында софинанслау программасы нигезендә шуның кадәр үк сумма күчәчәк. 120000+120000=240000 сум. Әгәр пенсиягә чыккан вакытта сез әлеге акчаларны 10 елга билгеле бер вакытка түләнә торган формада рәсмиләштерсәгез, ай саен сезнең пенсиягезгә өстәмә 2000 сум кушылачак (240000 сум : 120 ай=2000 сум).

    Бу иң минималь исәп, биредә пенсиянең тупланма өлеше акчаларын инвестицияләүдән кергән табыш һәм сез күчергән ДСВ суммасына НДФЛ ставкасы күләмендә (13%) салым органнары тарафыннан башкарылучы салым кайтарып бирүләре исәпкә алынмаган.

    Теги: пенсия
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: