Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Пенсия тупланмалары

Мәҗбүри пенсия иминияте системасындагы пенсия тупланмалары акчалары, нигездә бүген 1967 елда һәм аннан соңгы елларда туган россиялеләрнең шәхси пенсия счетларына тупланып килә.

2002-2004 елларда пенсия тупланмалары акчаларын, шулай ук, 1953 елда туган ир-атлар һәм 1957-1966 елларда туган хатын-кызлар өчен эш бирүчеләр хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә иминият взнослары итеп күчереп килделәр. Мәҗбүри пенсия иминияте буенча пенсия тупланмалары, шулай ук, пенсияләрне дәүләт софинанславы программасында катнашучы һәм ана капиталы сертификатына ия булучы һәм ана капиталы акчалары киләчәк пенсияләрен арттыруга күчерүче гражданнарның счетларына тупланып килә.

Пенсиягә чыкканнан соң гражданин үзенең пенсия тупланмалары акчаларын түләүне сорап мөрәҗәгать итү хокукына ия. Пенсия тупланмалары акчалары хисабына түләүләрне сорап язылган гаризаны гражданнар РФ пенсия фондының яшәү яисә пенсия билгеләү урыны буенча территориаль органга тапшыра ала. Әгәр гражданның пенсия тупланмалары акчалары дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерелә барган икән, әлеге оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.

-Агымдагы елда "бәхет хатларын" игътибарлырак укыгыз. Анда сезнең пенсия тупланмалары акчаларыгызның кайда җыелып баруы турында мәгълүмат булачак. Сез үзегезнең пенсия тупланмалары акчаларыгыз белән бүгеннән идарә итә аласыз, ягъни аларны инвестицияләү һәм арттыра бару өчен кайсы оешмага ышанып тапшыра алуыгыз турында үзегез хәл итәргә хокуклы. Үзегезнең пенсия тупланмалары акчаларын инвестицияләүне дәүләтнеке яисә шәхси идарәчел компаниягә яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондына тапшырырга мөмкин,-ди район пенсия фонды идарәсе белгече Лилия Рәкыйпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия