Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Пенсия кемгә тиешле?

Миңа 25 яшь. Институтта көндезге бүлектә белем алам. Туендыручысын (әтисен) югалткан очракта билгеләнүче хезмәт пенсиясен алу хокукына ия була аламмы мин? Иршат.

Әлеге сорауга район пенсия фонды идарәсенең пенсияләрне билгеләү бүлеге начальнигы Фәридә Мөхәррәмова җавап бирә.

Туендыручысын (әтисен) югалткан очракта билгеләнүче хезмәт пенсиясенә хезмәткә яраксыз, туендыручы иждивениесендә торучы гаилә әгъзалары хокуклы. Әлеге категориягә туендыручының белем учреждениеләрендә (өстәмә белем бирү учреждениеләреннән тыш) көндезге бүлектә белем алучы 23 яшькәчә балалары, шулай ук 18 яшькә кадәр, инвалид була калган очракта 23 яшьтән дә өлкәнрәк булган балалары керә. Сезнең очракта исә, 25 яшь тулганга күрә, инвалид булсагыз гына билгеләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия