Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Өлгер яшьләр турында

Үткән ялларда район мәдәният йортында яшьләр арасында мәдәни-тарихи мирасыбызны барлау, үткәннәребез турында белемнәрне ныгыту максатыннан "Эңгер-меңгер" ("Сумерки") интеллектуаль-эзләнү уены үткәрелде.

Уен яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, районда эшләп килүче "Аграр яшьләр бүлекчәсе" һәм республика "Кадрлар резервы" проектында катнашучылар тарафыннан оештырылды.

Әлеге уен беркүпме дәрәҗәдә элеккеге совет елларында яшьләр арасында үтүче "Аҗаган"ны хәтерләтте. Пионерлар кебек, биредә дә район яшьләренә төрле урыннарда яшерелгән биремнәрне эзләп табып, аларны чишү бурычы куела.

Уенда 1 һәм 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары, студентлар, Шланга һәм Иске Чүпрәле авылы яшьләре катнашты. Чара бик дустанә мөнәсәбәттә, кызыклы үтте. Һәр команда үзенә тапшырылганны җиренә җиткереп башкарырга тырышты. Шулай да җиңүче бәхете иң-иңнәргә генә елмая. 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе командасы (җитәкчеләре Рәзил Сәлимҗанов) иң белемлеләр һәм җитезләр булып чыкты. Аннан студентлар һәм Шланга авылы яшьләре (Альберт Мөхәррәмов җитәкчелегендә) икенче, өченче урыннарны бүлештеләр. Җиңүчеләргә һәм катнашучы командаларның һәркайсына грамоталар, бүләкләр тапшырылды.

Реклама

Чарада республика "Кадрлар резервы" проектында катнашучы Фәнил Яфизов үз тәкъдирнамәсе белән таныштырды, проект турында сөйләде, видеороликлар тәкъдим итте.

Чара барышында уен-көлкегә, җыр-биюләргә дә киң урын бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр җыены