Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Нәтиҗәсе булсын диеп...

Бүгенге көндә әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр генә булдыру җитми. Иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү-заман таләпләренең берсе.

Барлык инновацияле технологияләр арасында мине тулы кыйммәтле укыту эшчәнлегенең киң танып белү ихтяҗларын һәм мотивларын формалаштыруны гарантияләүче үстерешле укыту җәлеп итә. Татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә мин күбрәк уен технологиясе элементларыннан файдаланам. Алар: "Уен-табышмак", "Уен-сәяхәт", "Хәрефләрдән сүзләр яса!". Зачет, контроль һәм белемнәрне системалаштыру дәресләрен оештыру формаларына аеруча игътибар бирәм. "Йолдызлар сәгате", "Могҗизалар кыры" һәм башка уеннар оештырам.

Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен иң кызыклы эш формалары-укыган әсәрләрне сәхнәләштерү. Алар сөйләм күнекмәләрен, хәтерне үстерә.

Реклама

Еш кына дәресләремдә мин проблеманы хәл итүнең күмәк эзләү ысулын файдаланам.

Уку эшчәнлеген төркемнәрдә оештыру-укучыларның үзара ярдәмләшеп эшләвенә дә этәргеч бирә. Төркем эчендә эшләгәндә укучы үз фикерен җиткерә, яклый, бәхәсләшә, дәрес материалын аңлап үзләштерү мөмкинлеге туа. Дәресләрдә индивидуаль һәм дифференциаль укытуга аерым урын бирелә. Шул максаттан авыл буйлап экскурсияләр, рольле уеннар кебек дәресләр нәтиҗәле була. Әлеге дәресләрдә укучыларның сөйләмен, мөстәкыйль уку күнекмәләрен үстерү-төп бурычларның берсе булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәпләр тормышыннан