Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Методик төркем оешты

ТР буенча кадастр палатасында методик эш төркеме оешты. Әлеге төркем җир участокларын һәм капиталь төзелеш объектларын исәпкә алу, мәгълүматлар әзерләү, юридик бүлекләрдән сайлап алынган иң тәҗрибәле һәм белемле белгечләрдән тупланган.

Методик тәкъдимнәр эшләү, кадастр палатасының структур подразделениеләренең эшчәнлеген оптимизацияләү әлеге төркемнең эш максаты булып тора.

Кадастр палатасында методик төркем беренче тапкыр оешты. Методик төркемнең төп бурычы-норматив һәм закон актларын өйрәнү һәм систематизацияләү, норматив актлардагы үзгәрешләрне үзвакытында билгеләү һәм кадастр палатасы белгечләренә аңлаешлы итеп төшендерү. Бәхәсле мәсьәләләр килеп чыкканда исә компетентлы органнарга мөрәҗәгать итү бурычы да аларга йөкләнгән.

Реклама

Шулай ук, әлеге төркем кадастр палатасы учреждениесе эшчәнлеген, белгечләр тарафыннан җибәрелгән типик хаталарны анализлау, хаталарның аз булуын тәэмин итү максатында аңлату эшчәнлеге алып бару белән дә шөгыльләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кадастр палатасы