Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Мәҗбүри эш. Ул җәзаның нинди төре?

Мәҗбүри эшләр "иректән мәхрүм итү" кебек җәзаларны шактый ук дәрәҗәдә кыскартырга мөмкинлек бирә. Моңа бик үк авыр булмаган җинаятьләр кылган өчен хөкем итәләр. Хөкем ителүче укудан яисә эш вакытыннан соң җәмгыять файдасы өчен түләүсез эшләргә тиеш була.

Гомуми вакытны суд билгели. Хөкем ителү сәгате 60 сәгатьтән 480 сәгатькә кадәр булырга мөмкин, ә эш урынында аны көннәргә бүләләр. Хөкем ителүчеләрнең бөтенесе дә диярлек "максимум" буенча, яки җәзаны тизрәк бетерү өчен көнгә 4-әр сәгать эшләргә тырыша. Гомумән, мондый "җәмәгать эшләре" Россиядә унтугызынчы гасырның уртасында барлыкка килә. Ул вакытта, кагыйдә буларак, волость судлары крестьяннарны алты көнгә кадәр хөкем иткәннәр.Суд карарын үтәтү старосталарга йөкләнгән, көньяк һәм көньяк-көнчыгыш губерналарда озак вакытлар популяр хөкем карары булып чыбык белән суктыру, штраф һәм арест саналган. Әмма патша Россиясендә боларның барысына караганда да альтернатив җәза "җәмәгать эшләре" булган. Хөкем ителүче хатын-кызлар волость идарәләрендә идән юганнар, халык күзе алдында урамнарны чистартып йөргәннәр. Ә ирләр юлларны һәм күперләрне төзекләндерергә, утын ярырга һәм канаулар казырга тиеш булганнар. Димәк, безнең очракта хөкемнең яңа төре- онытылып барган иске яхшылык. Бүген судлар мошенниклык, хулиганлык, усал ният белән алимент түләүдән баш тарткан һәм урлашкан өчен мәҗбүри эшкә җибәрәләр. Авыл җирлекләре хакимиятләренең күбесе мәҗбүри эшкә хөкем ителүчеләрне бик теләп файдаланалар. Алар үз авылларында урамнарны һәм скверларны яшелләндерүдә , чүп-чар җыюда эшлиләр. Менә бер мисал: Чүпрәле район суды гражданин Ивановка (фамилиясе үзгәртелде) карата хөекм карары чыгарып, 300 сәгатьлек мәҗбүри эш билгели. Авыл җирлеге башлыгы җинаять-башкарма инспекциясе белән ризалашып әлеге Ивановны авылда эшләтергә, дип карар чыгара. Ул үз авылдашларының күз алдында корыган агачларны кисә, чүп-чар җыештыра. "Авылның һәр кешесе синең өстеңә карап торганда мондый хөкем карарын үтәү, бик үк күңелле хәл түгел,әлбәттә. Башка вакытта түләүсез хезмәт резервы булыр өчен берәү дә ашкынып тормас",- ди җирлек башлыгы. Дөрес, хөкем ителүчеләрнең кайберләре үзләренең начар гадәтләреннән читләшә алмыйлар, мәҗбүри эшкә карата да битарафлык күрсәтәләр. Андыйларга аерым контроль урнаштырылачак. Әгәр хөкем ителүче гражданин әлеге җәза белән төзәлми икән, җинаять-башкарма инспекциясе район судына ходотайство яза һәм хөкем карарын тагын да катгыйландырып , ирегеннән мәхрүм итүне сорый. Әйе, җинаять кылган кешене җәзасыз калдырып булмый. Җәзасызлык рецидивлыкны тудыра. Рәшәткә артына азрак утырткан саен, җәмгыятьтәге криминал фон кими төшә. Шуңа күрә җинаять җәзасына альтернатив чараларны күбрәк кулланырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәҗбүри эш