Лаеклы пенсия булачак
Социаль темага

Лаеклы пенсия булачак

Күптән түгел РФ хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов һәм Россия пенсия фонды идарәсе рәисе Андрей Дроздов катнашында пресс-конфренция үткәрелде.

Конференция он-лайн режимда барлык региональ бүлекләрне колачлап, анда сүз 2030 елга кадәр пенсия системасының стратегик үсеше хакында барды. Андрей Пудов пенсия системасының стратегик үсешендә кертеләчәк яңалыкларга тукталып, индексацияләр үткәрү турында сөйләде.

-Ни генә булмасын, әлеге үзгәрешләр пенсиянең лаеклы үсеш дәрәҗәсен билгеләячәк. Нәтиҗәдә, гражданнар өчен ачык пенсия системасы формалаштырылачак,- диде ТР буенча пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Марсель Имамов.


пенсия

Нет комментариев