- Үги бала туендыручысын югалткан очракта хезмәт пенсиясенә хокуклымы? Алсу.
Әлеге сорауга район пенсия фонды идарәсенең пенсияләрне билгеләү бүлеге начальнигы Фәридә Мөхәррәмова җавап бирә.
- "РФдә хезмәт пенсияләре турында"гы 2001 елның 17 декабреннән 173 номерлы 9 маддә 9 пункт Федераль закон нигезендә туендыручысын югалткан үги балалар, туендыручының үз балалары белән бердәй хезмәт пенсиясенә хокуклылар. Тик үги балалар бу очракта вафат булган туендыручы тәрбиясендә торган булырга тиешләр.
Нет комментариев