Туган Як
  • Рус Тат
  • Хезмәт кенәгәсендәге хата

    Минем хезмәт кенәгәмдә әтиемнең исемен язганда хата җибәргәннәр. Иминият стажымны раслаучы документ буларак аны Пенсия фонды кабул итәчәкме икән? Рәмзия. Иске Чүпрәле авылы.

    -Беренче чиратта, аның кабул ителүе-ителмәве гариза бирүче тарафыннан нинди документлар тапшырганга һәм аларны анализлау нәтиҗәләренә бәйле булачак. Әгәр хезмәт кенәгәсендәге исем-фамилия һәм әтисенең исеме паспорттагы яисә туу турындагы таныклыктагы язмалар белән тәңгәл килми икән, хезмәт кенәгәсенең чыннан да әлеге кешенеке булуын раслау никах яисә исем алыштыру турындагы таныклык, чит дәүләтләрнең компетентлы органнары тарафыннан бирелгән белешмә нигезендә яисә суд тәртибендә раслана.

    Әгәр сез исем-фамилиягезне, әтиегезнең исемен алыштырасыз икән, хезмәт кенәгәсендә дә тиешле яңа язма турында алдан кайгыртыгыз. Әлеге язма паспорт, туу, никах, никахны өзү турындагы таныклык нигезендә үзгәртелә. Бу очракта хезмәт кенәгәсендә фамилия, исем һәм әтисенең исемен үзгәртү турындагы документларның номерлары һәм үзгәрү датасы төгәл күрсәтелергә тиеш. Үзгәрешләр хезмәт кенәгәсенең беренче битенә кертелә. Элеккеге исем-фамилия, әтисенең исеме, туу датасы бер сызык белән сызыла һәм яңа мәгълүматлар язып куела. Тиешле документларга ссылка исә хезмәт кенәгәсе тышының эчке ягына ясала һәм эш бирүченең яисә оешманың имзасы һәм мөһере белән раслана, дип белдерә район пенсия фондының пенсияләрне билгеләү бүлеге начальнигы Фәридә Мөхәррәмова.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: