Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Хәрби стажың булса

2008 елның 25 июленнән законнарга үзгәрешләр кертелү сәбәпле, хәрби пенсионерларга картлык буенча хезмәт пенсиясенең иминият өлешен алу (аны билгеләү мөмкинлеге булганда) хокукы бирелде. Аны "икенче пенсия" дип тә атыйлар. Шушы уңайдан район пенсия фонды идарәсе нең пенсияләрне билгеләү һәм исәпләү бүлеге начальнигы Фәридә Мөхәррәмова аңлатма бирә.

-Хәрби пенсионерларга картлык буенча хезмәт пенсиясенең иминият өлеше түбәндәге шартларда билгеләнә: көч ведомствосы линиясе буенча пенсия билгеләгәндә исәпкә алынмаган (башка сүзләр белән әйткәндә, "гражданкадагы" стаж) биш елдан да ким булмаган иминият стажы булганда; гомуми билгеләнгән пенсия яше җиткәндә: 55 яшь-хатын-кызлар, 60 яшь-ир-атлар өчен; көч ведомствосы линиясе буенча выслуга лет яисә инвалидлык буенча билгеләнгән пенсия булганда.

Шулай итеп, күпчелек очракта "гражданкадагы" стаж буенча "икенче" пенсияне алу өчен хәрби пенсионер гомуми билгеләнгән пенсия яшенә җитәргә тиеш, көч ведомствосы линиясе буенча ничә яшьтә пенсия ала башлавына карамастан.

Шул ук вакытта хәрби пенсионерларның аерым категорияләренә картлык буенча хезмәт пенсиясенең иминият өлеше, картлык буенча хезмәт пенсиясен алдан билгеләү шартлары үтәлгәндә, гомуми билгеләнгән яшькә җиткәнче үк, алдан да билгеләнергә мөмкин.

Хезмәт пенсиясенең иминият өлешен билгеләтү өчен хәрби пенсионер район пенсия фонды идарәсенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. Үзе белән бергә паспортын, мәҗбүри пенсия иминиятенең иминият таныклыгын, стажны раслаучы документны (хезмәт кенәгәсе, хезмәт килешүе) да алып килү мәҗбүри. Моннан тыш, 2002 елга кадәр "гражданкада" эшләгән хезмәт еллары булган очракта, 2002 елның 1 январена кадәрге теләсә нинди 60 айлык уртача хезмәт хакы турындагы белешмә дә (әгәр әлеге уртача айлык хезмәт хакы гражданинның мәҗбүри пенсия иминияте системасына теркәлү чорына кадәр булса) алып килергә мөмкин. Шулай ук, көч структуралары линиясе буенча пенсия түләүләрен тәэмин итүче органнан белешмә дә алып килергә кирәк. Әлеге белешмәдә гражданинның көч структуралары буенча пенсия ала башлау көне, инвалидлык буенча пенсия билгеләнгәнчегә кадәрге яисә выслуга лет буенча пенсия күләмен билгеләгәндә исәпкә алынган хезмәт яки башка эшчәнлек чорлары турында мәгълүмат язылган булырга тиеш.

Хәрби пенсионерларга картлык буенча хезмәт пенсиясенең иминият өлеше күләме картлык буенча хезмәт пенсиясенең иминият өлешенең база күләмен исәпкә алмыйча билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия