Туган Як
  • Рус Тат
  • Һаман шул “бер тырма башы”

    Республикада игълан ителгән санитар-экологик чистарту икеайлыгы дәвам итә.

    Әйтергә кирәк, айлык барышында район күләмендә күп кенә эшләр башкарылды. Шулай да әле эшләнәсе эшләр байтак. Күп кенә кисәтүләргә, штрафлар салуларга карамастан, авылларда әле дә булса һәрбер хуҗалык алдында диярлек өелеп ятучы төзелеш материаллары, яисә төзелештән соң калган чүп-чарлар, тирес өемнәренә, терлекләрнең иректә йөрүенә тап буласың. Ә бит югарыда әйтелгәннәр өчен вакытлыча рөхсәт кәгазьләре булу мәслихәт, ә инде чүп-чар ташлау гомумән рөхсәт ителми. Болар барысы да районны төзекләндерү кагыйдәләренә буйсынмау, хокук бозу дигән сүз.

    Әйтеп-әйтеп тә авыл кешеләренең янә бер үк "тырмага" басуларын һич аңларлык түгел.

    Район Башкарма комитеты каршында эшләп килүче административ комиссия утырышына килүчеләр: "70 еллап торган бит, нигә әле ярамый?", "Кисәтүче дә юк", дип акланырга тырышалар. Бу очракта "Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп" дигәннең соңгы сүзләре актуальрәк яңгырый. Законнарны белергә теләмибез, һаман да: "күрше дә шул бит", дип җавапларга яратабыз. Ә бит закон алдында һәркем үзе өчен җавап бирә һәм ул бүген бер чиләк пычрак су, яисә кирәксез урында аунап ятучы такта башы өчен иң аз дигәне дә 2000 сум штрафны тәшкил итә.

    Моңа өстәп тагын шуны да әйтәсе килә, соңгы елларда табигатебезне, тирә-ягыбызны саклауга, аны пычратмауга нык игътибар бирелә бара, штрафлар күләме арттырыла, шул ук вакытта бернинди кисәтүләр дә гамәлдә юк.

    Икеайлык барышында гына да республиканың Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы аппаратының җитәкче хезмәткәрләренә һәр район буенча экологик күзәтчелек нәтиҗәлелеге ягыннан җаваплылык персональ бүлеп, йөкләнде. Санкциясез чүплекләрне табып, бетерүгә иҗтимагый экологик оешмалар, яшьләрнең экологик хәрәкәтләре җәлеп ителде. Димәк, һәрьяклап күзәтү дигән сүз. Ә бит әлеге күзәтүләрсез дә менә дигән яшәп була җәмәгать, бары үз-үзеңне, туган җиреңне, халкыңны хөрмәт итәргә өйрәнергә генә кирәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: