Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Халкыбызның гореф-гадәтләре

Илдә, җәмгыятьтә бара торган үзгәртеп корулар татар теле, әдәбияты укытучылары алдында яңа максат-бурычлар куйды.

Әдәбият укытучысының бурычы программада каралган әсәрләрне аңлап үзләштерүдән, аның идея-эчтәлеген аңлатудан, укучыда эчке матурлыкка омтылу кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләүдән, әйләнә-тирә мохиткә, төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирүдән, мөстәкыйльлеккә өйрәтүдән гыйбәрәт. Шуңа күрә мин укучыларымны үз милләтен, әти-әнисен, әби-бабасын, туганнарын, туган телен яратучылар итеп тәрбияләүгә зур әһәмият бирәм. Дәресләрне тормыш белән бәйләп, халык педагогикасы нигезендә оештырырга тырышам. Халык авыз иҗаты әсәрләрен киң куллану, җирле материаллардан файдалану бик әһәмиятле дип саныйм. Аларда әхлак сыйфатлары киң чагылыш таба.

Татар халкының уй-холкы, фикере, барлык йолалары, гореф-гадәтләре, традицияләре-үзе бер тәрбия ысулы. Аларны өйрәнү балаларның рухи үсешенә этәргеч бирә. Баланың гаиләдә, коллективтагы тәрбияви нормалары, кагыйдәләре халык педагогикасына салынган. Халык традицияләрен кулланып уздырган дәресләр, чаралар баланың актив үсешенә өстәмә чыганак итеп кулланыла. Һәр укытучы үзенең педагогик эшчәнлегендә аларны куллануның күпләгән юлын һәм ысулларын таба.

Мин төрле яшьтәге укучы балалар белән эшлим. Бергәләп төрле сыйныфтан тыш чаралар үткәрәбез. Балаларны туган телебез белән тагын да кызыксындыру максатыннан "Сәнгатьле уку" түгәрәге оештырдым. Балада әхлакый кыйммәтләрнең бары тик ана теле, ата-ана тәрбиясе аша гына формалашуы бәхәссез. Халык йолалары, традицияләре, фольклор аркылы бала шәхесендә олыларга карата хөрмәт, табигатькә сакчыл караш, үзара хөрмәт, ярдәмләшү тәрбияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф