Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Җәйне файдалы үткәрим дисәң...

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының 2012 елның 14 февралендә кабул иткән 119 номерлы "2012 елда балалар һәм яшүсмерләрнең мәшгульлеген, сәламәтләнүен, ялларын оештыру турында"гы приказы нигезендә авыр тормыш хәлендә калучыларны барлык төрдәге сәламәтләндерү учреждениеләренә юлламалар белән тәэмин итү тәртибе билгеләнде.

Алар аз керемле, күп балалы, имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук ятим, кеше ярдәменә мохтаҗ булмаган инвалид 7-18 яшькәчә балаларга, яшүсмерләргә бирелә. Юлламалар Апас районында урнашкан "Свияга" балаларны-сәламәтләндерү учреждениесенә тәкъдим ителә. Биредә ике төр: санатор һәм лагерь төркеме эшли. Санатор төркемдә балаларга сәламәтлекләрен ныгыту, ә лагерь төркемендә исә җәйге ялларын күңелле итеп үткәрү мөмкинлеге бар. Өстәмә мәгълүматлар өчен район халкын социаль яклау идарәсенең "Кайгырту" гаиләләргә ярдәм күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, телефоны: 2-20-84.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев