Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Форум үткәреләчәк

17-18 ноябрьдә республикада социаль ориентлашкан коммерцияле булмаган оешмаларның беренче форумын үткәрү планлаштырыла.

Форумда укыту өлешеннән тыш, күп кенә яңа проектларны презентацияләү дә күздә тотыла. Бу турыда журналистлар белән үткәрелгән брифингта ТР Премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиева сөйләде.

Шуны да искәртәсебез килә, сентябрь аенда коммерцияле булмаган оешмаларга дәүләт ярдәме буенча беренче тапкыр республика программасы кабул ителгән иде. "Программа коммерцияле булмаган җәмәгать берләшмәләре, аеруча социаль ориентлашканнар белән үзара мөнәсәбәтләрне яңа, сыйфатлы дәрәҗәгә күтәрүгә, шул ук вакытта коммерцияле булмаган оешмаларның мөһим социаль бурычларны чишүдә үзләренә катнашу буенча нәтиҗәле эшне җайга салуга мөмкинлек бирәчәк",-диде ул. Зилә Вәлиева сүзләренчә, коммерцияле булмаган оешмалар саны буенча Татарстан Россия буенча 9нчы урында, мондый коммерцияле булмаган оешмаларда эшләүчеләр саны буенча исә-5нче, социаль-икътисадый үсешкә өлеш кертү буенча 10нчы урынны били.

Реклама

"Форумга әзерләнү барышында без кызыклы гына фактларга юлыктык. Кайчандыр коммерцияле булмаган оешмаларның үсеше сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният кебек традицион социаль министрлыклар һәм ведомстволардан башланган. Бүгенге көндә исә коммерцияле булмаган оешмалар белән барлык федераль подразделениеләр эшли. Ягъни гражданнар җәмгыяте институтлары дәүләт органнары белән эшләүгә җәлеп ителәләр",- диде Зилә Вәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев