Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Дәүләт кадастр исәбенә кертү

Электр, газ үткәргечләре линияләре белән бәйле объектларны кадастр исәбенә кертү зур кыенлыклар тудыра. Мондый объектлар урнашкан җир участокларын кадастр исәбенә кую өчен ясалган межа планнары күләме буенча кайбер очракларда меңнәрчә битләрне тәшкил итәргә мөмкин.

Бу межа планы ясаучы өчен дә, аннан соң кадастр исәбенә кертү процедурасын башкаручы белгечләр өчен дә зур хезмәт сорый. Ә инде кәгазьләрне тапшыргач, әлеге объектны исәпкә кую мөмкин булмавы турындагы сәбәп белән, аларны яңабаштан эшләү өчен кире дә кайтарсалар, монда инде күпме көч һәм хезмәт сарыф ителүен күз алдына китерүе дә кыен. Документларны кабат тапшырганда исә алар яңабаштан компьютер базасына кертелә. Шуңа күрә дә документларны тапшырганчы, аларны әзерләгәндә үк игътибарлы булу, дөрес тутыру, межа планын дөрес ясау таләп ителә.

Элемтә объектлары астындагы җир участокларын исәпкә алу аеруча катлаулы диләр белгечләр. Чөнки әлеге җирләр турындагы документлар гадәттә җирле үзидарәләр тарафыннан дөрес тутырылмаган булалар. Мәсәлән, җир участогы торак пункт җирләрендә урнашкан булуга карамастан, карарда ул икътисад җирләре дип билгеләнгән була. Ә җир участокларын исәпкә кертергә тотынгач исә әлеге төгәлсезлекләр ачыклана һәм аларны бетерү өстендә эшләргә кирәк булачак.Элемтә объектларының межа планы күп контурлы җир участогына төзелә. Моннан тыш, межа планына электр үткәргеч линияләрнең терәкләре урнашкан күп контурлы җир участоклары өлешләренең чикләре турындагы мәгълүматлар да кертелә. Межа планын төзү таләпләренең яңа редакциясенә "Кадастр турындагы законның 25 маддәсенең 10 бүлегендә күрсәтелгән җир участокларына карата межа планын әзерләү үзенчәлекләре" дип исемләнгән 5нче бүлек өстәлгән. Әлеге бүлектә межа планын төзүнең барлык үзенчәлекләре дә әйтелгән. Шуңа да межа планын ясарга керешер алдыннан әлеге үзенчәлекләр белән танышып чыгу белгечләргә комачауламас.

Реклама

Элемтә объектлары өчен межа планнарын төзү буенча тәкъдимнәр универсаль булып торалар һәм аларны төзегәндә әлләни кыенлыклар килеп тумаска тиеш. Һәртөрле документны төзүнең төп принцибы - бу чынбарлыкка туры килгән, дөрес мәгълүмат. Кадастр исәбенә кертү процедурасы, барлык документлар да дөрес тутырылган очракта, 20 эш көненнән дә озакка сузылмаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кадастр бүлеге

2
X