Туган Як
  • Рус Тат
  • Чылбыр тезмәсе өзелмәсен

    Соңгы елларда балалар арасында урлаулар, үз-үзләренә кул салу, яисә кул салырга уйлау, хәтта 13 яшьлек кыз балаларның бала табу очраклары турында еш сөйли, газета-журналларга яза башладылар. Әлеге адымга барырга аларны ниләр этәрә соң?

    Югарыда саналган вакыйгалар күпчелек очракта имин булмаган гаиләләр арасында күзәтелсә дә, шул ук вакытта әйбәт кенә эшләп, яшәп торучы ир белән хатын гаиләсендә булмас дип кем дә гарантия бирә алмый. Шундый очракларның берсендә, мәсәлән, бер баланың үз-үзен ничек үтереп булачагы турында план төзүе башка сыймаслык хәл. Тагын бер мисал, кече яшьтәге сыйныф балалары (икесе дә әле 2 сыйныф укучылары гына (!)) бикләнгән йортның ишеген каерып, телевизор алып чыгалар. Әлеге хәлләр әллә кая түгел, ә нәкъ менә без яшәгән җирлектә башкарыла. Әйтергә кирәк, һәр икесендә дә балаларның аңлы рәвештә эшләүләре гаҗәпләндерә.

    Әлеге мәсьәләләрне ачыклауда һәм балигъ булмаганнар арасындагы башка очракларны хәл итүдә район Башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия зур эшләр башкара. Комиссия вәкилләре район Башкарма комитетына ата-аналарны, балаларны чакырып, шулай ук урыннарга чыгып та киңәшмәләр, очрашулар оештыра.

    Комиссия вәкилләре белән берлектә әлеге киңәшмәләрдә үземә дә булырга туры килгәнлектән, балаларның бу адымнарга баруларына беркүпме нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Нигездә балалар имин булмаган, әти-әнисе исерткеч эчемлекләр кулланучы гаиләләрдән. Ә мондый шартларда тәр-бияләнгән баланың, әлбәттә, дөньяга карашы нинди икәнлеген күз алдына китерүе кыен түгел.

    Психологлар әйтүенчә, баланың тәрбиясендә иң элек гаилә зур роль уйный. Гаиләдә балага тиешенчә игътибар булу зарур, аның белән көндәлек хәлләрне сөйләшү мәслихәт. Балага бала итеп түгел, ә шәхес итеп карарга кирәк. Һәр баланың үз дөньясы бар. Шуны онытмаска иде. Күпләр тәрбияне гаиләгә генә кайтарып карау дөрес түгел, дип санарлар. Сүз дә юк, һәркемгә җәмгыятьнең дә йогынтысы тими калмый. Әмма белгечләр фикеренчә, гаиләсе нык булган бала тормыш алдындагы кыенлыкларга сирәк бирешә.

    Очраклы ялгышлыкмы, аңлы рәвештә ниндидер балалар җинаяте кылумы, ни генә булмасын, моңа ачыклык кертү, сәбәпләрен барлау кирәк. Ә менә комиссия вәкилләренең шундый хәлләрдән чыгу юлларын эзләп урыннарга чыкканда утырышка әниләр (хәер, исерткеч эчемлекләрдән гайре башканы уйламаганнарны шулай атарга мөмкинме икән?) хәтта килүне дә кирәк дип тапмыйлар. Ә инде бүген үз әнисенә дә кирәкмәгән баланың киләчәк язмышы нинди булачагы көн кебек ачык.

    Әйе, элек елларда Совет чорында да гаиләләр белән эш алып баруга аеруча зур игътибар бирелгән. Гаиләдә ызгыш-талаш була калса, шунда ук тиешле органнарга хәбәр ителгән, телисеңме, теләмисеңме-чарасы да күрелгән. Хәзер исә гаиләләрнең иминлеге сагында комиссияләр эшли. Эшләүнең күп кенә очрагында нәтиҗәсе дә күренә. Тормыш итү рәвешен комиссия эшенә җиткергәнче "уянырга" ярамыймы?!

    Түбәнгә тәгәрәве бик җиңел, җәмәгать, өскә менүләре генә авыр бирелә. Ә тормыш-ул бердәм чылбыр тезмәсе, аны өзмәү һәркемнең үзеннән тора.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: