Туган Як
  • Рус Тат
  • Шахтерлар игътибарына

    Минем бер танышым 10 ел зарарлы производствода эшләгән. Өстәмә белешмәләре булмау сәбәпле, аның вакытыннан элек пенсия билгеләү турындагы үтенече кире кагыла. Мондый хәлгә тарымас өчен нинди документлар тапшырырга кирәк булачак? Марат. Әлеге сорауга район пенсия фонды идарәсенең пенсияләрне билгеләү бүлеге начальнигы Фәридә Мөхәррәмова җавап бирә.

    Әгәр ирләр 10 ел һәм хатын-кызлар 7 ел 6 ай җир асты эшләрен (шахтада) башкарсалар, яисә зарарлы шартларда яки кайнар цехларда эшләсәләр һәм аларның иминият стажлары 20 һәм 15 елга тулган булса, картлык буенча хезмәт пенсиясе ирләргә 50 яшьтән, ә хатын-кызларга 45 яшьтән бирелә. Ташламалы пенсия тәэминатына хокук бирүче производстволарның, вазифаларның һәм хезмәтләрнең 1 номерлы исемлеге 1991 елның 26 январендагы 10 номерлы СССР Министрлар Кабинеты карары нигезендә расланган. Әлеге исемлек нигезендә кайбер категория гражданнарга вакытыннан элек пенсия билгеләтү өчен хезмәт кенәгәсендәге язма булуы да нигез булып тора.

    Мондый хезмәткәрләргә вакытыннан алда пенсия бары тик өстәмә белешмә булган очракта гына билгеләнә. Әлеге белешмә предприятие хакимияте тарафыннан бирелә. Белешмәдә хезмәткәр эшләгән чордагы архив документларына сылтама бирелергә тиеш. Мондый белешмәнең булмавы сезнең үтенечегезне кире кагу өчен нигез булып тора.

    Теги: пенсия
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: