Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Балаңа игътибарлы бул!

Сер түгел, күп очракта беребезнең дә башкаларның, хәтта янәшәдәгеләребезнең дә, шатлык-куанычларында, кайгы-борчуларында гаме юк. Хәсрәт җиле килеп кагылгач кына айнып киткәндәй булабыз. Бүген таныш түгел берәү, иртәгә дустың, аннан соң улың яки кызың, абыең яки энең...

Алкоголизм һәм наркомания үзенә корбаннарны әнә шулай акрынлап җыя. Бүген алар һәркайсыбызның ишеген кагарга әзер. Әгәр дә аннан котылу юлы бар икән - бүген яисә хәзер. Иртәгә инде соң булуы ихтимал. Ни кызганыч, балалар һәм яшүсмерләр арасындагы алкоголизм һәм наркотик матдәләр кулланучылар саны артканнан- арта бара. Алдагы елларда әлеге афәтләрне чума эпидемиясе кебек булыр дип тә фаразлыйлар. Аннан ничек сакланырга, моның өчен безгә нәрсә җитми? Район үзәк хастаханәсенең фельдшер-наркологы Әлфия Шиһабетдинова белән әңгәмәбез шул хакта.

-Әлфия Әхмәтовна, ни кызганыч, безнең өчен иң авыры - якын кешебезнең алкоголик яисә наркоман булуын тану яки аңардан шикләнү. Бигрәк тә дәлилләрлек сәбәп булмаганда, чөнки табиблар әйтүенчә, мондый чирләргә бәйлелекнең беренче билгеләре соң гына беленә башлый.

-Әйе, ул вакытны һичъюгы ярты елга гына кыскартсак та, яшьләребезне упкынга тәгәрәүдән, алкоголизм һәм наркомания коллыгына төшүдән коткарып кала алыр идек. Беренче чиратта, әлбәттә - игътибарлылык. Якын кешеңнең холкындагы, үз- үзен тотышындагы үзгәрешләргә карата игътибар һәм шикләнү. Шикләнергә курыкмагыз. Гомерең буе үкенгәнче, бер тапкыр балаңның яки дустыңның "изге" булуына ышанмавың мең артык. Ата- ана колагына шуны әйтим, улыгызда яки кызыгызда кинәт кенә барлыкка килгән үзгәрешләргә "үтәр әле, шундый яшьтә" дип кул селтәргә ашыкмагыз. Соңрак үкенергә туры килүе бар. Әгәр балагыз күп вакытын сезгә ошап бетмәгән яки шик тудыра торган кешеләр белән үткәрсә, элеккеге шөгыльләренә кызыксынуы кимесә, тышкы кыяфәтендә, киемендә үзгәрешләр барлыкка килсә, туганнары белән сирәк аралашса, зур күләмдә акча сорап та, аны нәрсәгә туздыруын әйтмәсә, кәефе кисәк үзгәрсә, сөйләшкән вакытта күзләрен яшерсә, аңа карата игътибарны көчәйтергә туры киләчәк. Ә инде өйдә начар ис сеңгән сәер рәвештәге көпшә, корымлы кашык, шприц, фольгага төрелгән ак яки көрән төстәге порошок тапсагыз, ацетон, ангидрид уксусы исен еш сизсәгез, шикләнергә урын калмаган дигән сүз. Мондый очракта кичекмәстән наркологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки балагыз үзе генә мондый чирләрдән котыла алмаячак. Сезнең өчен ул хәзер кыз да, ул да түгел, ә алкоголик һәм наркоман.

Горбачев чорындагы "коры закон" ны күпләр хәтерлидер әле. Ул чакта законны хуплаучылар да, аңа каршы чыгучылар да булгандыр. Шулай да аның файдасы булды, дип саныйм. Соңгы елларда Россиядә эчкечеләрнең арта баруы, бигрәк тә яшь буынның спиртлы эчемлекләргә бәйлелеге ил күләмендә борчылу тудыра. Бүген хәтта "коры закон"ны кире кайтару кирәклеге турында да еш телгә алына башлады. Россиянең баш санитар табибы Геннадий Онищенко белдерүенчә, Россиядә бүген 3 миллион чамасы алкоголик исәпләнә, тагын да берничә миллион кеше даими рәвештә алкоголь кулланмыйча яши алмый. "Әлегә диагноз куелмаган булса да, болары да чирле кешеләр. Уйлавымча, кичен һәм төнге сәгатьләрдә спиртлы эчемлекләр сатуны һич кичекмәстән тыярга кирәк. Шуңа игътибар итегез, бүген Россиядә хәтта балалар да тәмәке тарта, статистикадан күренгәнчә аларның минималь яше 10 яшькә кадәр тәгәрәде,- ди баш санитар табиб Г.Онищенко. -Әгәр без сигаретларга хакны күтәрсәк, тартучыларның саны да кимер иде. Тәмәкегә хакны арттыргач Канадада 10 процент халык тартуын ташлаган",- дип өсти ул.

Ни генә булмасын, чирлеләрне дәваларга кирәк, бары шул гына. Эчкечелек сазлыгына батып барган илнең киләчәге юк. Яшь буынны "яшел елан"нан саклап калу турында чын-чынлап уйларга вакыт.

Алкоголизм һәм наркомания. Алар һәрчак янәшә атлый. Әйтик, наркотик матдәләрнең организмга ничек тәэсир итүе хакында аз яки бөтенләй белмәвебез дә безнең файдага түгел. Мондый очракта "Кайсы?", "Ничек?" һәм "Күпме?" дигән сораулар туа. Марихуана һәм гашиш, гадәттә, шырпы капларында яки кечкенә кәгазь пакетларда сатыла. Тәэсире 2-3 сәгатькә, сирәк кенә 6 сәгатькә кадәр сузыла. Бу төр наркотикларны кулланганнан соң күзләр "майлана" һәм кызара, тыеп булмаслык эчәсе, ашыйсы килү теләге туа, сәбәпсезгә дә көлдерә. "Үлән генә бит ул, аңардан наркоманга әйләнмиләр",- диючеләргә ышанмагыз. Иң кызганычы шул, алкоголик та, наркоман да кайчан дөнья куячагын үзе дә белми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эчкечелек