Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Балалар һәм алиментлар турында

Балаларга тиешле тәрбия бирү, аларның бүгенгесен һәм киләчәген бәхетле итү турында күп языла. Тик шулай да сабыйларга карата каты бәгырьлелек, битарафлык һәм гамьсезлек очраклары еш күзәтелә. Бу уңайдан суд приставы бүлекчәсе башлыгы, районның өлкән приставы Ирек Хәлимов түбәндәгеләрне сөйләде.

-Баланы гаиләнең тоткасы, бәгырь җимеше, гаиләне ямьләндерүче дип атыйбыз. Кыскача әйткәндә, барыбыз да шул балалар өчен яшибез. Тик кайбер ата-аналар гаебе белән гаилә назыннан читләшкән сабыйлар да бар шул әле. Татарстан Республикасы буенча суд приставларының Федераль хезмәте идарәсе агымдагы елның май аенда "Суд приставлары-балаларга!" дип аталган акция үткәрде. Әлбәттә, ул Халыкара балаларны яклау көне кысаларында оештырылды. Алимент түләүдән баш тарткан ата-аналарга җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү һәм алимент түләү буенча эшне тагын да активлаш-тыру аның бурычы итеп куелган иде. Чөнки язмыш кочагына ташланган сабыйларга карата битарафлык күрсәтергә безнең хакыбыз юк. Уйлап кына карагыз, Татарстан Республикасы буенча бүгенге көндә алимент түләү тәртибен бозулар турында 28 меңгә якын башкарма производство теркәлгән, ягъни шушы кадәр күләмдә эш алып барыла. Россия Федерациясе территориясеннән чыгуны чикләү турында 230 дан артык кешегә карата карар чыгарылды. Быелның дүрт аенда гына да 5756 эшкә нокта куелды, ягъни шушы кадәр рәхимсез ата-ана приставлар "ярдәме" белән үз балаларына алимент түләде. Бүгенге көндә безнең бүлекчә хезмәткәрләре шундый 71 башкарма производ-ство буенча эш алып баралар. Ике әтигә карата РФ территориясеннән чыгуны чикләү турында карар чыгарылды. Ни кызганыч, алимент түләргә теләмәгән сигез әтине эзләтүгә да бирдек. Усал ният белән алименттан баш тартырга маташучы Радик Мөбин улы Алтынбаев (Зур Чынлы авылы), Азат Нургаяз улы Камалетдинов (Иске Кәкерле авылы), Владимир Аркадьевич Зинкин (Чуваш Ишлесе авылы) һәм Айрат Ринат улы Хәлиуллов (Татар Шатрашаны авылы) шундыйлардан. Соңгы биш айда үзвакытында алимент түләмәүче ике әти җинаять җаваплылыгына тартылды. Шуны да искәртим, кайчакларда эш бирүче, ягъни җитәкче кешеләр дә бурычлының хезмәт хакыннан алиментны үзвакытында күчерүне тәэмин итмиләр, нәкъ шуның өчен генә дә ике җитәкче штраф түләргә мәҗбүр ителде. Алимент бурычлары 100 мең, 200 мең сумнарны тәшкил иткән ата-аналар да бар. Дөрес, андыйлар күп түгел. Сүз уңаенда шуны да әйтим, алимент алырга тиешле бала 18 яшен узгач та әтисенең электәге бурычларына хокуклы. "Балам үсте инде, алимент "түләү бетте",- дип уйлау һич тә урынсыз. Хәтта, алимент алырга тиешле бала үлеп киткән очракта да бурыч акчалары аның варисына (наследнигына) түләнергә тиеш була. Мондый берничә факт республикада булгалады да инде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алиментлар түләү