Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Зур Чынлы урта мәктәбендә Бөек Ватан сугышы ветераны Гәрәй Алимовны искә алу кичәсе узды

Гәрәй Сибгат улы Алимовка 2022 елның 7 июнендә  100 яшь тулган булыр иде

7 май көнне Зур Чынлы урта мәктәбендә авылыбызның тере легендасы булып яшәгән, ничәмә-ничә буын шушы авыл укучыларына белем, патриотик тәрбия бирүдә санап бетермәслек өлеш керткән Гәрәй Сибгат улы Алимовны искә алу кичәсе узды. Әгәр исән булса,  Бөек Ватан сугышы ветераны, Сугышчан Кызыл  Йолдыз , Кызыл Байрак  һәм  1 дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы ордены кавалеры, Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы Гәрәй Сибгат улы Алимовка 2022 елның 7 июнендә  100 яшь тулган булыр иде. Кызганычка каршы, 2012 елның 6 маенда ул безнең арадан китте.

Әлеге кичәдә  Гәрәй абый Алимовны хөрмәт итеп килгән район җитәкчеләребез, иңгә - иң куеп, озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләре, укучылары, иҗатташ дуслары,  балалары, оныклары, оныкчыклары катнашты.

Кичәгә килгән һәркем Гәрәй Сибгат улы турында җылы истәлекләре белән бүлеште, Зур Чынлы авылы тарихында бу шәхеснең роле нинди зур булуына тагын бер кат инанды.

Реклама

Әлеге кичә - тарихка тагын бер кат кайту, үткәннәрне искә төшерү,  яу  кырында ятып калган бабаларыбызның, арабыздан инде мәңгегә киткән сугыш ветераннарыбызның, Җиңү көнен якынайтып, тылда көнне - төнгә ялгап эшләгән тыл ветераннарыбызның якты истәлегенә багышланып, аларны искә алу кичәсе дә  булып Зур Чынлы авылы халкының хәтерендә озак сакланыр!

Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов  һәм КФХ җитәкчесе Равил Бикчуров та катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев