Ныклы гаилә – ир-ат өчен дә, хатын-кыз өчен дә җылы учак, илһам чыганагы ул. Яңа Чокалы авылында гомер итүче Зәйтүнә апа белән Султан абый Хисаметдиновлар 55 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә терәк булып, бүген дә бик матур яшиләр.
Сугыштан соңгы юклыкны Султан абый үз җилкәсендә аз татымый. Әтиләре Ибраһим абый сугышка алынып әйләнеп кайтмый, әнисе Маһиәсма апага бик рәхмәтле Султан абый, әниләре балаларны ач- ялангач итми, көне-төне колхоз эшендә булып балаларын кешедән ким итмәскә тырыша. Балаларның барысы да үсеп җитеп, һәрберсе тормышта үз урыннарын табалар. Султан абый ул еллардагы яшьтәшләре кебек чит җирләргә ашкынмый, туган авылында төпләнеп кала. Колхозда башлап ике еллап учетчик вазифасын башкара, аннан соң аның тырыш хезмәтен, һәр эшен төгәллек белән җиренә җиткереп башкаруын күреп, аңа баш инженер вазифасын тәкъдим итәләр. Әлеге белгечлек буенча укырга кереп, белемен күтәрә ул. Хезмәтен ул тел-теш тидермәслек итеп 20 ел башкара. Үз-үзен аямый, янып-көеп, булсынга дип тырышулар үзен сиздерә, 1983 елда инфаркт кичерә. Әмма шундый көчле авыру кичерүгә дә карамастан, кул кушырып утыра торганнардан түгел ул Султан абый. 1983 елдан башлап, лаеклы ялга чыкканчы, колхозда профсоюз комитетын җитәкли. Лаеклы ялга чыккач та тик тормый, үзен тулысынча авылны газлаштыру эшенә багышлый. Казанга барып газ эшенә укып кайта, проектлар ясатып, авылга газ кертү эшен җайга сала ул. Авылга мәдәният йортын, күперләр төзегәндә дә хәленнән килгән кадәр ярдәм итәргә тырыша.
Зәйтүнә апа да Яңа Чокалы авылы кызы. Аның да яшьлек чоры сугыштан соңгы илне торгызу елларына туры килә. Яшь чагында әнисе үлеп, әтисе Хамзә абый икенче хатынга өйләнә, үги ана белән үсә ул. Колхозлар гөрләп торганда Яңа Чокалы авылында пекарня да эшли әле. Зәйтүнә апа ун еллап пекарняда пироглар, төрле тәм-томнар пешерә. Яңа Чокалы авылындагы пекарняда пешкән ул тәм-томнарны бүген дә авылдашлары, тирә-як авыллар халкы сагынып искә ала. Әмма замана җилләре авылга да килеп кагыла, пекарня да “яшәвен туктата”. Зәйтүнә апа лаеклы ялга киткәнче колхозда эшли.
1963 елда Султан абый белән Зәйтүнә апа бергә тормыш корып җибәрәләр. Шул гомер эчендә ни генә кичермәгән бу ике җан.
55 ел буена шатлыклары да, кайгылары да уртак булган. Тату гаиләнең мәхәббәт җимешләре булып уллары Фиолет һәм Фәрит, кызлары Алсу, Гөлия һәм Гөлчәчәк дөньяга килгән. Балаларының бишесенә дә яхшы тәрбия һәм югары белем биреп, зур тормышка аяк бастыралар алар. Бүгенге көндә аларның ун оныклары бар. Зәйтүнә апа кайнанасы белән 36 ел тату гомер кичереп, 92 яшендә ананың бәхиллеген алып калып, соңгы юлга озаталар.
–Әтиебез бик матур итеп гармунда уйный. Аның шулай гармунда өздереп уйнавы әниебезне үзенә караткандыр да. Безнең әти-әниебез беркайчан да без, балаларына, тавыш күтәрмәделәр, инде менә хәзер барыбыз да әти-әниләр, хәйраннар калабыз аларга, төрле ситуацияләрдә дә алар сабырлыкларын югалтмыйча, тыныч кына барысын да безгә аңлатып, киңәшләшеп, бар нәрсәне уртага салып хәл итә белделәр. Безнең әти-әниебезгә рәхмәттән башка сүзебез юк. Авыл тормышы җиңел булмагандыр, ләкин алар беркайчан да зарлануны белмәде. Һәр эштән тәм табып, тормышның кадерен белеп яшәделәр,-диләр Зәйтүнә апа белән Султан абыйның балалары.
Султан абый белән Зәйтүнә апа бүгенге көндә төп нигездә уллары Фәрит һәм киленнәре Зөбәрҗәт тәрбиясендә гомер кичерәләр, оныклары Инсафны, Айнурны һәм Самирны тәрбияләшергә ярдәм итәләр.
Зәйтүнә апа һәм Султан абыйны бергә тормыш корып яши башлауларына 55 ел тулу уңае белән котларга район ветераннар советыннан җитәкчеләре Роберт Закиров, Мансур Хәйруллин һәм Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Наил Шихранов килгән иделәр.
Әйе, арабызда ярату, тугрылык, сабырлык белән тигез гомер иткән, күпләргә өлге булырдай мондый парларның булуы сөендерә. Аларга бүгенге көндә бәхетле булу өчен күп кирәкми. Бары тик 55 ел элек кабызган гаилә учаклары сүнмичә, балаларының һәм оныкларының күңел җылысын тоеп яшәү дә җитә.
Нет комментариев