12 яшеннән колхоз эшендә
Шәмсеруй Миңнебай кызы Түбән Каракитә авылында туып-үскән. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 12 яшь була. Шул яшеннән ул колхозга фермага эшкә килә– сыерлар сава башлый. Хезмәт ветераны гомере буе туган колхозында хезмәт иткән. Лаеклы ялга чыккач та әле күп еллар ул колхозда эшләвен дәвам иткән, бригадада төрле эшләр башкарган, яздан алып көзгә кадәр шикәр чөгендере басуында хезмәт куйган, үзе үстергән чөгендерләрне көзен җыеп алуда да катнашкан.
Сугыштан кайткан авылдашы Муса Мәүлет улы белән тормыш кора Шәмсеруй апа. Тормыш иптәше Муса абый аннан 19 яшькә олы булаЮ сугыштан инвалид булып кайта ул. Шәмсеруй апа бу дөньяга 10 бала китергән Ана. Әмма аларның дүртесенең гомере озын булмый, бала вакытта ук үләләр, ә бер баласы инвалид булып туа.
Муса абый Шәмсеруй апага 50 яшь, ә иң кече кызы Әлфиягә 12 яшь булганда бакыйлыкка күченә. Шәмсеруй апа ялгызы барлык балаларын да аякка бастырган, аларга әти дә, әни дә булган, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм иткән. Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны бүгенге көндә кызы Әлфиясе тәрбиясендә Татар Бизнәсе авылында яши. Аның 18 оныгы, 38 оныкчыгы, инде оныкларының да балалары бар.
Хөрмәтле авыл өлкәнен котларга балалары, оныклары һәм оныкчыклары, район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Марс авыл җирлеге башлыгы Рәфыйк Җамалетдинов килгән иде. Кунаклар хөрмәтле ветеранга РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләк, чәчәкләр тапшырдылар, сәламәтлек, якыннарының игътибарын һәм гаилә җылысын теләделәр.
Нет комментариев