Петр Васильевич Сироткин – Чуваш Чүпрәлесе авылында яшәүче тыл хезмәтчәне
Шәхесләр

Петр Васильевич Сироткин – Чуваш Чүпрәлесе авылында яшәүче тыл хезмәтчәне

Шушы көннәрдә Петр Васильевич Сироткин үзенең туган көнен билгеләп үтте, аңа 96 яшь тулды.

Тыл хезмәтчәнен һәм хезмәт ветеранын туган көне белән котларга район Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Радик Баһаветдинов һәм Чуваш Чүпрәлесе авыл җирлеге башлыгы Юрий Албутов килде. Кунаклар аңа хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, сәламәтлек, озын гомер теләделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Ул озак еллар туган колхозында механизатор булып эшләгән. Тормыш иптәше белән алар 60 елдан артык бергә гомер иткәннәр, тигез тормышта алты бала үстергәннәр. Бүген Петр Васильевичны оныклары Һәм оныкчыклары сөендерә.

Бүгенге көндә Петр Васильевич улы тәрбиясендә яши. Ул бүген дә бик актив, хәрәкәттә. Хезмәт ветераны кунакларга бик шат иде, котлаулары өчен рәхмәт белдерде.


Нет комментариев