“Агач тамыры белән, кеше нәселе белән көчле” диелгән татар халык мәкалендә.
Нәкъ менә тамырларыбыз безгә бу дөньяда нык басып торырга, авырлыкларны җиңәргә һәм киләчәккә ышаныч белән карарга көч бирә. Мин дә үз нәселем белән чиксез горурланам.
Минем өчен бу сүзләр – коры горурлык кына түгел. Бу – минем балачагымның иң якты мизгелләре. Әнинең дәфтәр тикшергәнен карап утырулар, әби-бабайның укучылары белән горурланып сөйләүләрен ишетеп үсү, өстәл өстендә һәрвакыт китап-дәфтәр булу…
Бабам–Әхмәтгәрәй Сафиулла улы Шайдуллин гомерен мәгърифәткә багышлый, ул –сугыш ветераны. 1943-46 нчы елларда Бөек Ватан сугышында маршал Рокоссовский төркемендә сугыша. Берлинга кадәр җитеп, Рейхстаг бинасы башына Җиңү байрагын кадаганны үз күзләре белән күрә. Демобилизацияләнгәч Әхмәтгәрәй Сафиулла улы Кече Чынлы авылында башлангыч сыйныфларны укыта башлый. Шушы елны Наилә исемле, укытучы кыз белән (әбием) тормыш кора. Әбием дә шушы мәктәптә башлангыч сыйныфларга белем бирә. Бабам белемен күтәрү максаты белән Тәтеш педучилищасына укырга керә, ә 1950 нче елны Казан дәүләт педагогия институтының читтән торып уку бүлеген тәмамлый. Аннан соң, ул мәктәптә география һәм биология укытучысы, 1957нче елда уку- укыту эшләре буенча директор урынбасары итеп билгеләнә, 1961нче елдан мәктәпнең директоры була. Әхмәтгәрәй Сафиулла улы директор вазыйфасын алты еллап башкара.
Эшләү чорында Әмәтгәрәй Сафиулла улы яңа мәктәп бинасын булдыруда зур көч куя. Проектларын раслата, төзелеш матреиаллары кайтарта, тулаем бинаның сафка бастырылуы исә яңа директор–Рөстәм Касыйм улы Хөснетдинов чорына туры килә.
Бабам 1987нче елга кадәр мәктәптә география фәненнән белем биреп, лаеклы ялга чыга. Әбием белән биш бала үстерәләр. Балаларының һәммәсе дә әти-әнисенең юлын сайлыйлар. Алай гына түгел,әбиемнең (кыз фамилиясе Лотфуллина) узе белән бертуганнары, ике туганнары укытучылык һөнәрен сайлап, зур дәрәҗәләргә ирешеп гомер итәләр. Бабамның бертуганнары һәм аларның балалары да укытучылар. Аларның һәркайсы турында бик күп язып булыр иде. Менә шушы укытучылар династиясенең бүгенге көндә гомуми эш стажы –1243 елга тиң!
Мин үзем дә шушы нәселнең бер бөртеге. Үз тамырларыңны белү– ул үткәннәрне хөрмәт итү генә түгел,ә киләчәк буыннар алдында зур җаваплылык та. Бүген минем төп бурычым– бабаларым калдырган якты исемгә тап төшермичә, аларның эзен лаеклы дәвам итү. Шул чакта гына безнең нәсел агачыбызның яфраклары һәрвакыт яшел, ә тамырлары нык булыр.
Эльвира Гобәйдуллина, П.В.Деметьев исемендәге Уби урта мәктәбенең ана теле һәм әдәбияты укытучысы.
Нет комментариев