Чүпрәледә районкүләм гармунчылар фестивале узды
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә районкүләм гармунчылар фестивале узды

Чарага Рифкать Аллям улы Хөснетдиновның дуслары, якыннары, гармун моңын үз иткән кешеләр җыелды.

Сәхнәдә – гармун моңы. Уйнаучысы күренми, ә моңы агыла гына. Татар халкы тарихында лаеклы урын алган җәүһәр ул гармун. Асыл ир-егетләр илен-җирен саклап яуга киткәндә дә җилкәсенә гармунын салган, аны тартып кайгы-сагышын баскан. Мәхәббәт шаһиты да ул гармун, сөйгән ярларга тирән хисләрне җиткерүче дә.  Соңгы елларда әлеге күренеш көндәлегебездән югалып барса да, гармун тавышы әле авылларда тынмый. Моның шулай икәнлеген Иске Кәкерле авылының оста гармунчысы Рифкать  Аллям улы Хөснетдиновның якты истәлегенә багышланган гармунчылар фестивале дә дәлилләде. Аның үлеменә дә алты еллап вакыт узган.

“Чүпрәле егетләре” гармунчылар ансамбле, тирә-як авыллардан, Иске Кәкерленең үзеннән дә гармунда уйнаучы үзешчәннәр–фестивальнең кунаклары булды. Чара бырышында Рифкать  Аллям улы Хөснетдиновны җылы, якты хатирәләр белән искә алдылар.

Иске Кәкерле авылы җирлеге башлыгы Рөстәм Фаткуллин:

–Җирлегебез дөньяга күп кенә данлыклы шәхесләр биргән төбәк, шуларның берсе– Рифкать  Аллям улы Хөснетдинов. Ул 20 еллап, Иске Кәкерле һәм Татар Төкесе авылыларныда мәктәп директоры вазифасын башкарган, авыл мәдәниятен үстерүдә үзеннән лаеклы өлеш калдырган авылдашыбыз.

– Рифкать минем дустым, классташым. –Бергә үстек, хезмәт юлларыбыз бергә үрелеп барды: мин колхоз рәисе, ул–мәктәп директоры булды. Авылда узган һәрбер мәдәни чарының актив катнашучысы, әйдәп баручысы иде. Бик матур яшәде, үзеннән соң матур эзләр калдырды,-ди Салют Самат улы Әхмәтов та.

Рифкать абый турында видеоязма әзерләгәннәр иде, Иске Кәкерле авылында узган чараны сәнгать җитәкчесе Фәнзия Алиева алып барды.  Анда җырлар да яңгырады, татар, чуваш көйләре дә.

Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов катнашып, фестивальнең дәвамлы булуын теләде, оештыручыларга рәхмәтләр әйтте, соңында катнашучыларга бүләкләр тапшырды.

Наиль Арсланов, Иске Кәкерле авылы мәдәният йорты җитәкчесе:

–Авылыбыз элек-электән гармунчылар авылы булган. Яшьләрнең аулак өйләре, кичке уеннар, каз өмәләре, солдатка озату, туйлар, берсе дә уен-җырсыз, гармунсыз үтмәгән. Рифкать абыйның өлеше бик зур. Аллага шөкер, авылыбызда бүген дә моң бетмәгән. Халкыбыз иҗатының киләчәге булырга тиеш. Балаларыбыз ата-бабаларыбыздан калган традицияне дәвам итсеннәр.

Әйе, уйнасын, беркайчан да тынмасын, гармуннар, чөнки аларда халык моңы, халык сагышы, шатлык – куанычлары.

Белешмә

Рифкать Алләм улы Хөснетдинов 1946 елның 1 сентябрендә күп балалы гаиләдә туып үсә. Исән булса, аңа 80 яшь тулган булыр иде. Әти-әнисенең җыр – моңга сәләтләре, яшь Рифкатьнең дә күңеленә моңнар салгандыр. Рифкать абый кечкенәдән үзлегеннән гармунда өйрәнеп, төрле чараларда авыл халкын җырлатып, биетеп, моң дәрьясына алып керә. Мәктәптә дә алдынгылар рәтендә була. 1969 елда туган мәктәбенә эшкә кайта. Тарих, география, музыка дәресләрен укыта. 20 елга якын директор вазыйфаларын башкара. Аның тормыш иптәше Сания Вахит кызы да озак еллар башлангыч сыйныфларны укыта. Балалары Азат белән Чулпан да мөгаллимнәр, мәктәптә эшлиләр. Киленнәре Гөлнара башлангычларга белем бирә. Оныклары да әти-әниләреннән үрнәк алып, югары уку йортларында белем алалар.

Рифкать Аллям улы район күләмендә, республикабызда уздырылган бәйгеләрдә актив катнаша. Казан шәһәрендә үткәрелүче “Уйнагыз, гармуннар!” бәйрәмендә һәрвакыт чыгыш ясап, бик күп мактау грамоталары, дипломнарга ия була.


Нет комментариев