Яңа Элмәле авылында Нина Петровна һәм Николай Петрович Герасимовлар гаиләсендә дөньяга килә.
Мөгаллимә ханым 1 нче сыйныфтан 4 нче сыйныфка кадәр аңа тәҗрибәле педагог Зинаида Александровна Архипова белем бирүе турында искә ала. Тырыш уку бәрабәренә Яңа Элмәле урта мәктәбен көмеш медаль белән тәмамлый. Аннан математика, информатика һәм исәпләү техникасы белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетында белем ала. 1993 елның 16 августыннан ул туган мәктәбе бусагасын математика укытучысы буларак атлап керә, 5-11 сыйныфларда математика һәм информатика укытучысы булып эшли башлый.
–Туган мәктәбемә яшь белгеч буларак кайткач, безгә мәктәптә математика дәресләрен өйрәтүче, яраткан укытучым Галина Владимировна Амосова минем остазым да булды. Укытучы һөнәрен сайлавым да аңа охшарга тырышуым булды. Башкача булуы мөмкин дә түгел: укытучым, остазым 250 еллык һөнәри стажлы педагогик династия вәкиле. Бүген исә мин укытучы булу гына түгел, ә бу исемне горур йөртү кирәклеген дә аңлыйм,-ди Елена ханым.
Елена Николаевнаның үзенең педагогик стажы 33 елны тәшкил итә. Шушы еллар дәвамында тәҗрибә дә туплана. Ул үзе дә бүген тәҗрибәсе белән хезмәттәшләре белән рәхәтләнеп уртаклаша: мәгариф темасын берләштергән җыентыкларда һәм фәнни-гамәли журналларда басыла, төбәкара, республика һәм Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгеләрендә катнаша. Аның методик эшләнмәләре төрле елларда Дипломнар һәм сертификатлар белән билгеләнә.
Елена Николаевна укучыларын уйларга, эзләнергә, яңалыклардан курыкмаска өйрәтә. Аның дәресләрендә укучыларга булган мәхәббәте һәм һөнәргә тугрылыгы күренеп тора. Моның мисалы–укучылары имтиханнарда югары баллар җыюлары, олимпиада, бәйгеләр призлары булулары.
“Укытам һәм өйрәнәм", - ди ул үзе турында. Заманча программалаштыруга һәм ясалма интеллект технологияләренә аерым игътибар бирә Елена ханым. Аның 8-10 сыйныф укучылары “Киләчәк коды” проектында катнашалар. Әлеге проект “Мәгълүматлар икътисады” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Елена Николаевна “Мәгълүмат-коммуникация технологияләре өлкәсендә иң яхшы педагог” республика бәйгесендә җиңүчесе дә.
Күпьеллык намуслы хезмәте төрле елларда ТРның “Мәгарифтәге казанышлары өчен”, “Россия Федерациясенең мактаулы тәрбия һәм мәгариф хезмәткәре", РФ Мәгариф министрлыгының “Мәгариф отличнигы” билгеләре белән бәяләнгән.
Тормыш иптәше белән тигез тормышта өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Ирина, Юлия, улы Александр икътисадчы, инженер һәм хәрби һөнәрләрен алып, гаилә корганнар, әти-әниләренә оныклар бүләк иткәннәр. Уллары Александр хәрби офицер, бүгенге көндә махсус хәрби операциясе зонасында хезмәт итә.
Нет комментариев