Чүпрәле районы Алешкин-Саплык авылында “Батырлар аллеясы” мемориалы ачылды
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы Алешкин-Саплык авылында “Батырлар аллеясы” мемориалы ачылды

Мемориал комплексның төп казанышы – махсус хәрби операциядә катнашучы батырларның якты хатирәсен саклау, аны киләчәк буыннарга тапшыру.

Алешкин-Саплык авылы үзенең батыр уллары белән данлыклы горурлана. Илебез иминлеге, якты тормыш өчен яу кырларында көрәшкән Бөек Ватан сугышында катнашучылар, аннан кайтмаучылар, аннан соңгы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар да шактый бу җирлектән. Бүгенге көндә аларның каһарманлыкларын махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләр дәвам итә.

Яңа мемориаль комплекста махсус хәрби операция зонасында Ватан алдындагы хәрби бурычларын батырларча үз гомерләрен бәрабәренә үтәгән Валерий Геннадьевич Григорьев, Иван Ильич Кудряшов, Никита Борисович Кудряшов һәм Петр Гиннадьевич Шадриковның якты хатирәсе мәңгеләштерелгән.

Авыл халкы истәлекле комплексны булдыру идеясеннән башлап, мемориалны сафка бастыруда матди ярдәмнең шактый өлешен күтәргән Виктор Марковка, Борис Кудряшовка, Альфред Хәйруллинга, Олег Журавлевка аеруча рәхмәтле.

Әмма иң мөһиме: башлангычны тормышка ашыруда башка игелекле авылдашларның да шәхси ярдәме– кемдер техника, кемдер хезмәте белән ихлас катнаша. Монысы инде авыл халкының бүгенге катлаулы чорда да уртак максатлар белән бердәмлектә яшәвенә мисал. Шунысын да билгеләп үтик: чара күтәренке рухта авыл бәйрәме төсендә үтте.

Мемориал комплексын ачуда район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, һәлак булган хәрбиләрнең якыннары, мәктәп укучылары, авыл халкы катнашты.

Чарада катнашучылар монументларга чәчәкләр салдылар, һәлак булган сугышчы-якташларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Василий Степанович Дементьев исемендәге Алешкин-Саплык урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары чыгышларында батырларга мәдхия укыды.

Алексей Ярухин авыл халкына геройларның истәлеген мәңгеләштерү инициативасы өчен рәхмәт сүзләрен әйтте, мемориалны төзүгә зур өлеш керткәннәргә район Башлыгының Рәхмәт хатларын җиткерде.

Алешкин-Саплык авыл җирлеге башлыгы Петр Артемьев та үз чиратында шушы игелекле эштә катнашкан Олег Журавлевны, Валерий Кудряшовны, Владимир Клементьевны, Валерий Кузнецовны, Павел Кудряшовны Рәхмәт Хатлары белән билгеләп үтте.  Олег Журавлев һәм Валерий Кудряшов “Хәрби хәрәкәтләр ветераны” медальләренә дә ия булдылар. Аларны хәрби хәрәкәтләр ветераннары иҗтимагый оешмасы рәисе Виктор Петухов  тапшырды.

Хәрби хәрәкәтләр ветераны Альберт Сөләйманов хәрби-патриотик рухтагы чараның гаять зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады. Хәрбиләрәнең якыннары исеменнән Никита Кудряшовның апасы Оксана Калмыкова һәркемгә рәхмәт сүзләрен белдерде.

Петр Артемьев, Алешкин-Саплык авыл җирлеге башлыгы:

–Илебезнең бөек тарихы миллионнарча язмышлардан, яу кырларында ятып калган һәм Җиңү белән кайкан  каһарманнарның батырлыкларыннан тора. Авылыбыз уртасында урын алган бу мемориал – Ватаныбыз иминлеге өчен көрәшкән батыр улларыбызны хөрмәтләү, хәтерләрне яңарту урыны булып торачак.


Нет комментариев