Татарстанның Чүпрәле районында бүгенге көндә рәсми рәвештә “Татар Төкесе” дип йөртелә торган җыйнак кына бер авыл бар.
Районның көнбатышында, Чуваш Республикасы Шомыршы районына терәлеп урнашкан бу авыл халкыбыз мәдәнияты өчен шактый ук дәрәҗәдә билгеле төбәкләрдән санала. Биредә 1921 елда татарның күренекле шагыйре, фронтовик-партизан, 1957-63, 1971-74 елларда Татарстан Язучылар Союзын җитәкләгән Зәки Нури дөньяга килгән. XX йөз башында татар милләтенә тугрылыклы хезмәт иткән дин галимнәре, язучылар бертуган Шәйхелислам (1869-1911) һәм Шакирҗан (1880-1933) Хәмидиләр дә шушы авылдан.
Ә менә соңгы берничә дистә ел Татар Төкесе авылы тирә-яктагы күп санлы диндар милләттәшләребезнең, ислам тарафдарларының елга бер мәртәбә җыйналу, корбаннар чалып, гыйбадәтләр кылу урынына әверелде. Монысы җәсәде шушы авыл янында динебез кануннарына туры китереп күмелгән, исеме берсеннән-берсе серле һәм гыйбрәтле риваять-легендаларга төренгән Кадыкай абыз шәхесе белән бәйләнгән. Ел саен май аеның соңгы җомгасында биредә зур әзерлек белән дини-милли чара үткәрелә, намаз укыла, вәгазьләр, дин тарихына кагылышлы чыгышлар тыңлана. Дистәләгән корбан чалына, хәләл сый-хөрмәт тулы өстәлләр артында олы мәҗлес оештырыла. Районның барлык татар авылларыннан кала, бу җыенда елның-елында Казан, Сембер шәһәрләреннән, Чувашиядән, Ульяновск өлкәсеннән мөселман кардәшләребез катнаша. Дин белгечләре, имамнар, милләт тарихын зурлаган бик күп кеше биредә җанын тынычландырып, рухын яңартып китә.
Әлеге чаралар хакында сүз башлаганда, без “соңгы берничә дистә елда” дидек. Бу элек халык Кадыкай абызны искә алмаган, мондый җыелулар булмаган, дигән сүз түгел. Эш шунда ки, өченче меңеллыкның беренче елларыннан башлап, бу җыеннар аерата зур оешканлык, күтәренкелек белән уза башлады. Район һәм әлеге авылны үз эченә алган Иске Кәкерле авыл җирлеге җитәкчеләренең ихлас ярдәме һәм турыдан-туры катнашы белән олы дини бәйрәмгә әверелде.
Ә бит бүген динебез өчен дә, милләтебез өчен дә зур әһәмияткә ия саналырлык Төке җыеннарының тарихы чынлыкта бик еракларга барып тоташа. Совет чорында, дин эзәрлекләнгән чакларда да, халык бирегә килде, Абыз бабай рухына дип догалар кылды, сәдакалар өләште. Авырулар, бирегә килеп, Кадыкай кабере тирәсендәге сафлыктан, тынычлыктан сырхауларына дәва тапты. Шифалы сулышлары белән тирә-юньдә дан тоткан өшкерүчеләр, халык табиблары мөселман кардәшләренә югалган саулыкны кире кайтарырга булышты.
Кадыкай абыз тирә-яктагы милләттәшләребез өчен изге шәхес саналды. Дини бәйрәмнәрдә һәм мәҗлесләрдә аның рухына аерым дога кылына иде. Татар Төкесе авылының күп кешеләре Абыз каберен карап торуга, аның әйләнә-тирәсен тәртиптә тотуга үз өлешен кертеп яшәде.
Хәзер Кадыкай абызга багышланган чаралар елдан-ел күркәмрәк төс ала; динне, милләтне олылап, бәйрәм кунагы буларак килүчеләргә барлык уңайлыклар тудырыла. Абыз бабай кабере тирәсе җыйнакландырылган, тимер койма белән әйләндереп алынган. Кечкенә генә мәчеткә кереп, намаз укып чыгарга, төзекләндерелгән күл суында бит-кулларны юарга, аның иркен һавасын суларга мөмкинлек бар. Күптән түгел килүчеләр өчен Кунак йорты да булдырылды.
1 рәс. Истәлек тактасы

2 рәс. Мәчет бинасы

3 рәс. Саф сулы күл

4 рәс. Кунаклар өчен урыннар әзер
Әмма да ләкин, инде ничәмә еллар-дәверләр, бирегә килүчеләрнең җаннарын бер әйбер борчый. Ул да булса, Кадыкай абыз хакында төгәлрәк, системалы, нигезле мәгълүматны белү теләге, һәм бу теләкнең, кызганычка каршы, бүгенгәчә тулысынча тормышка аша алмауы. Реаль шәхес булганмы ул яки халык хәтере буразналарында гасырлар буена җыелып, сакланып килгән аерым эпизодлардан тупланган җыелма образмы? Реаль булса, аның тормышы кайсы чорларга карый? Нинди милләт, кайсы халык кешесе ул? Нинди язмыш аны безнең якларга китергән һәм монда мәңгелеккә калырга дучар иткән? Ни өчен ул халык тарафыннан изгеләштерелгән? Һәм башка бик күп сораулар, сораулар...
Халык авыз иҗатында яшәп килгән Кадыкай абыз турындагы риваять-легендалар бу сорауларның кайберләренә җавап та бирә сыман. Ләкин риваять риваять инде ул. Аны тарих дия алмыйсың. Мәсәлән, бер легенда Кадыкайны Әби патша заманында яшәгән һәм татарларны көчләп чукындыруга каршы хәрәкәткә җитәкчелек иткән дип аңлатса, икенчесе аны данлыклы Идегәй батырның ерак бабасы белән бертуган булган дип тасвирлый.
Безнең Кадыкай абызның реаль шәхес булганлыгына шигебез юк. Бу хакта алдарак исбат итәргә тырышачакбыз. Озак еллардан бирле күңелдә йөргән хыялны – Төке каһарманы Кадыкай хакында мөмкин булган барлык төр материалны җыйнап, хәлдән килгәнчә системалаштырып, архивларда, китапханәләрдә, Интернет челтәрендә табырга мөмкин булган, төбәгебез тарихына кагылган документаль чыганакларны файдаланып, күләмлерәк бер язма әзерләү теләге кулга каләм алырга мәҗбүр итте. Төп максатыбыз – бу язманы галимнәргә, чын тарихчыларга җиткереп, аларда фәнни тикшеренүләргә кызыксыну уяту, Кадыкай абыз хакында гына түгел, тулаем Тау ягының әлегә начар өйрәнелгән урта гасырлар тарихы хакында капиталь фәнни хезмәтләргә өмет итү.
Узган гасырның туксанынчы еллары җәмгыятебезгә тарихи үзгәрешләр алып килде. Булганны җимереп, яңаны корган чакта табигый булган кыенлыклар, хаталар, ялгышлыклар белән беррәттән, яңа чор татар кешесенә милли үзаңын күтәрергә кулай булган вәзгыять тә килгән иде безгә. Моның өчен халыктан бер нәрсә – үз тарихына, үз диненә карата кешелекле караш таләп ителде. Тарихтагы вакыйгаларны ачыклау һәм аларга дөрес бәя бирү соралды. Халыкның чын дәрәҗәсен күрсәтерлек уңай вакыйгалар, уңай персонажлар тирәнтен өйрәнелеп, алар турындагы хак мәгълүматлар милләт тарихы биеклегенә күтәрелергә тиеш булды. Алар һәр татар кешесенең рухына иңдерелеп, аның җанын баетырга, горурлык хисләрен яңартырга тиеш иде. Шул чакта гына тулаем татар халкы нинди шартларда да телен, мәдәниятен һәм гореф – гадәтләрен югалтмас иде.
“Милләтне саклау” дигән төшенчәгә җиңел генә карарга ярамый безгә. Матбугат чараларында, төрле җыен-җыелышларда милләтпәрвәрләр шушы хакта җан атып сүз алып барган чакта, без дә кушылган булабыз анысы. Ошбу фикерләрне, әлбәттә, хуплыйбыз, “Афәрин!”, дибез. Күп очракта безнең милләтебезне саклауыбыз шуның белән чикләнә дә. Милләтләрне Аллаһы Тәгалә яраткан һәм һәр халыкка үз милләтен үзе саклауны фарыз иткән. Татарның меңнәрчә еллар булган тарихы эчендә ата-бабаларыбыз динебез, телебез, мәдәниятыбыз өчен аяусыз сугышларга чыкканнар, кан койганнар, гомерләрен биргәннәр. Ходайга шөкер, хәзер андый вәхши заманалар артта калды. Безнең илебез шартларында милләт өчен көрәш – ул аның тарихын, мәдәниятын өйрәнү, баету, камилләштерү һәм популярлаштыру. Безнең бу хезмәтебез шушы юнәлештә үзебезнең бер адымыбыз, гомумхалык эшенә тыйнак булса да, бер өлешебез булсын иде дип тә башкарылды.
РИВАЯТЬЛӘР, ЛЕГЕНДАЛАР
Иң башлап, шуны ассызыклыйк – халыкта буыннан буынга тапшырылып килгән риваять, легендалар бернинди нигезсез, буш урында барлыкка килмәгәннәр. Аларның һәркайсысында күпмедер дәрәҗәдә тарихи чынбарлык чагылыш тапкан. Шуңа күрә, халык авыз иҗатының бу төренә карата илтифатсызлык күрсәтү, әкият кенә итеп карау дөрес булмас иде. Кадыкай абыз хакында телдә йөргән, кемнәрдәндер язып алынган риваятьләрдә дә тарихи нигез барлыгын без алдарак күрербез әле.
Без бу язмада Кадыкай турындагы төрле легендаларның барысын да бер-бер артлы урнаштырырга кирәк санамыйбыз. Аларның күпчелеге бер-беренә нык охшашлар. Шуңа да, үзебезгә билгеле булганнарын анализлап, аларны системалы бер текстка берләштерүне кулай күрдек.
Риваятькә күчкәнче, ике әйбергә генә тукталып алыйк. Беренчедән, Кадыкай абыз хакындагы мәгълүматларны озак еллардан бирле үз хәтерләрендә саклаган, кайбер кыйммәтле моментларны кәгазь битләренә дә теркәп куйган фидакарь шәхесләребезнең исемнәрен күрсәтик, аларга олы рәхмәтебезне белдерик. Иске Кәкерле авылында яшәгән “аяклы энциклопедия”, һәвәскәр тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, күптән түгел арабыздан киткән Рифкат ага Иматдиновның үз авылы һәм тирә-як авыллар тарихы буенча туплаган бай материаллары арасында Кадыкайга караганнары аерым урын алып тора. Рифкат абыйның калын-калын дәфтәрләрендәге язмалары Абыз бабайга карата тирән хөрмәт, ихтирам белән сугарылган.
Татар Төкесе авылының мөхтәрәм кешесе Нурулла ага Шәрәфетдинов узган гасырның алтмышынчы елларында авыл халкының Кадыкайга күрсәткән хөрмәте хакындагы инде кызыклы тарихка әйләнгән мәгълүматларны, шул чакларда йөргән сөйләкләрне бүгенге буынга тапшыруда зур хезмәт куя.
Шул ук авылдан Сәлимә Ибраһим кызы Хәйретдинова сөйләгәннәр дә үтә кызыклы, тирән һәм бай эчтәлеккә ия.
Районыбызның олуг тарихчысы, язучы, танылган журналист, хәзер инде мәрхүм булган Рафаил ага Субаевның Чүпрәле тарихына багышланган китапларында да Татар Төкесенең горурлыгы – Кадыкай абыз хакындагы мәгълүматлар тиешле урыннарын алган.
Иске Кәкерле авылы җирлеге, шул исәптән Татар Төкесе авылы турында да бай мәгълүматлар тупланган, 2017 елда Казанда басылып чыккан “Тирән хәтерле Иске Кәкерле” китабының автор-төзүчесе, күренекле журналист һәм язучы Нәсим Акмал да үз хезмәтендә Кадыкай абызга аерым бер бүлек багышлады.
Икенчесе. Кадыкай абыз турында сөйләгән чакта халык аны төрлечә атый. Мин Яңа һәм Иске Кәкерле, Яңа Ишле, Иске Чүпрәле авылларында дини мәҗлесләрдә, әрвахларга дога кылган чакта, аңа атап аерым дога кылынганга күп тапкырлар шаһит булганым бар. Бу вакытта авыл имамнары аны Абыз бабай дип кенә атыйлар. Кадыкай яки башка төрле исем өстәлми. Риваятьләрдә исә бу шәхес бер җирдә Абыз Кадыкай дип, икенче-өченчеләрендә Абыз Кадекай, Абыз Кудыкай, Абыз Кудекай, Абыз Кудюкай дип исемләнә. Кайсысы дөресрәк икән соң?
Беренче чиратта “Абыз” сүзенең “мулла, имам”, “дини юлбашчы”, “җитәкче, яклаучы” мәгънәләренә ия титул икәнен искә төшереп китәргә кирәк. Димәк, татар теле кануннары буенча “Абыз Кадыкай” дип түгел, “Кадыкай абыз” дип әйтү дөресрәк (мәсәлән, гадәттә “мулла Габдулла” дип түгел, ә “Габдулла мулла” дип әйтәләр). Ә “Кадыкай” сүзенә килгәндә, без алдарак биредә нәкъ шушы вариантның дөрес булуын, һәм иң кызыгы, бу сүзнең дә бу очракта язмабыз героеның үз исеме түгел икәнлеген исбатларга тырышырбыз.
Димәк, алда сүзебезне бары тик “Кадыкай абыз” турында гына алып барачагыбыз хакында килештек дип саныйк! Ә хәзер риваять тыңлыйбыз!
Кайчандыр Төке авылы җиде мәчетле бик зур авыл була. Зурлыгына караптыр инде, авылны Өфе каласы дип тә йөртәләр.
Шушы авылдагы бер байга батрак булып яшь кенә егет килеп яллана. Ул йорт тирәсендәге эшләрне башкарырга, урманга утынга йөрергә тиеш була. Бай хуҗа бу егетнең һәрвакыт урманнан эшен бик тиз башкарып кайтуына игътибар итә. Көннәрдән бер көнне ул, сиздерми генә, батракның артыннан урманга китә һәм аның ничек эшләгәнен күзәтә башлый. Анда күргәннәре байның һушын ала.
Урманга кергәч, егет калын-калын агачларны бик җиңел аударып, бер дә көч куймыйча диярлек арбага төйи. Әйтерсең лә, агачлар үзлегеннән киселеп, үзлегеннән арбага төяләләр.
Бай, шыпырт кына һәм тиз генә кайтып, бу хәлне хатынына сөйләп бирә. Алар үзләрендәге ялчының гади кеше булмавына төшенәләр һәм, әлбәттә, куркуга төшәләр. Ир белән хатын, ялчының изге кеше икәнлегенә ышанып, аңа карата киләчәктә гел яхшы мөгамәләдә генә булырга кирәк дип сүз куешалар.
Тора-бара бу батрак авыл мулласы булып китә. Аны Кадыкай абыз дип йөртә башлыйлар. Аның гаиләсе булмый, гомере буе ялгыз яши. Кадыкай абыз Төкле түбә исемле изге кеше белән бертуган булган. Төкле түбә Әстерханда күмелгән. Аларның тагын бер туганнары хәзер Чувашия республикасына керә торган Торын авылы янында җирләнгән. Алар бу җирләргә Пенза якларыннан килгән булганнар.
Кадыкай абыз тирә-якка үзенең авыруларны терелтү сәләте белән дан казана. Авыл халкын төрле үләннәр белән һәм догалар укып дәвалап тора. Бервакыт аңа патшадан вәкил килә һәм каты авырудан җәфа чигүче патша кызын дәвалап карау өчен Кадыкайны башкалага алып китәргә тели. Кадыкай бармый, янына кызның үзен китерергә куша. Шулай эшлиләр, өметсез саналган авыру кыз берничә көндә терелеп китә. Бу хезмәте өчен патша Кадыкайга 800 гектар урман һәм 90 гектар печәнлек җир бүлеп бирә. Кадыкай урманны да, җирне дә Төке авылы халкы исеменә яздыра. Ул урман хәзер “Төке урманы” дип, ә печән аланлыгы “Быталой” дип йөртелә.
Төкедән ерак түгел Зөлкарнәй елгасы бар. Бу елганың исеме шушы тирәләрдә яшәгән изге Зөлкарнәй белән бәйле. Менә шул елга буйларында кайчандыр зур сугыш була. Авылның бик күп кешесе шул сугышта үтерелә. Әле дә булса шушы җирләрдә кеше сөякләре табыла дип сөйлиләр.
Кадыкай абыз үзе Иске Кәкерле белән Яңа Кәкерле арасында урыслар белән булган көчле бәрелештә үтерелә. Патша гаскәрләре халыкны чукындырырга дип килгән булалар. Мөселманнар бирешми, әмма күбесе һәлак була. Соңрак, исән калучылар абызның җәсәден үзе яшәгән Төке авылы янына кайтарып күмәләр.
Менә шундый сүзләр йөри халыкта Кадыкай турында. Аларның чын тарих белән бәйләнеше бар микән соң? Чынбарлыкта булып, буыннар хәтеренә кереп калган вакыйгаларга соңрак кешеләр үзләреннән дә өстәми булмаганнардыр, әлбәттә. Әйтик, элек тә бик зур булмаган, бүген исә бөтенләй кечкенәеп калган Татар Төкесендә кайчандыр җиде мәчет булуына ышануы кыен. Төке авылы исеме беренче мәртәбә А. Зерцалов төзеп калдырган “Приходо-расходная книга г. Симбирска и уезда 1665-67 годы” дигән җыентыкта телгә алына. Анда бу авылда ул чакта 4 бөтен йорт (двор) һәм 4 ярымйорт (полудвор) булганлыгы күренә.
1780 елда Сембер наместничествосы чикләрендә Буа өязе төзелә. Сембер өязеннән күчереп, яңа өяз составына йомышлы татарлар яшәгән Төке авылы да кертелә. Ул чакта авылда барлыгы 27 ир-ат яшәгән. Димәк, унҗиденче гасыр ахырында да, унсигезенче гасырда да Төкенең җиде мәчетле авыл булуы турында сүз алып барып булмый. Бары тик соңгы, унынчы ревизия нәтиҗәләре буенча төзелгән “Симбирская губерния. Список населенных мест по сведениям 1859 года” белешмәлегендә генә без лашманчы татарлар авылы Татар Төкесендә 330 кеше яшәгәнлеген һәм анда бер мәчет булганлыгын күрәбез.
Иң мөһиме (яки “иң кызганычы” диикме?) Төке авылына кагылышлы безгә билгеле документларның берсендә дә “Кадыкай” исемле яки “Кадыкаев” фамилияле кешеләр күренми. Йорт хуҗаларының исем-фамилияләрен күрсәткән, югарыда телгә алынган “Приходо-расходная книга”да да, Төке авылы буенча ревизияләр материалларында да юк алар.
Риваятьтәге тагын берничә җөмләне искә төшерик. “Кадыкай абыз Төкле түбә исемле изге кеше белән бертуган булган. Төкле түбә Әстерханда күмелгән”. Менә монысы кызыклырак момент! Чөнки мөселманнар тарафыннан изгеләштерелгән, “Төкле” кушаматын йөрткән шәхес турында легендалар фәнгә яхшы билгеле. Хәзер бу хакта берничә сүз.
Аерым изгеләр, әүлиялар төрле төрки кабиләләрнең, ыругларның юлбашчылары, Аллаһы Тәгалә каршында яклаучылары, таянычлары булып саналган. Бу затлар турындагы легендалар, риваятьләр үз эчләренә алар турындагы тылсымлы сюжетларны эченә алган. Мондый риваятьләрнең барысында да диярлек әүлияларның тиңдәшсез көчкә ия булулары, аларда авыруларны терелтү сәләте булу һ.б. хакында сөйләнелә. Ләкин шулай да һәрбер изге затта үзенә генә хас аерымлыклар, индивидуальлек булу турында да әйтелә. Шуңа күрә легендалардагы әүлияларны бер-берсе белән бутап булмый, алар төрле шәхесләр буларак күзаллана.
Шундыйлардан безне аеруча кызыксындырганы – бүген дә Түбән Иделдә, Әстерхан мөселманнарында нык популяр булган изге Төкле баба образы. Абдрахман хаҗи Төкле баба – төрки- кыпчаклар этномәдәниятында бик тә билгеле, дан казанган әүлия. Төрле төрки халыклар (нугайлар, казахлар, каракалпаклар, башкортлар) аны үз телләренә яраклаштырып, төрлечәрәк, әмма охшаш исемнәр белән атыйлар. Кайдадыр ул Баба Туклес, кайдадыр Чәчле (Шашлы) баба, Хаҗи Әхмәт Төкле, Төкле Азиз, Төкле Түбә һ.б. Төрки халыкларның героик эпосларында Төкле баба данлыклы Идегәйнең бабасы буларак телгә алына. Ул нугай халкын һәм Алтын Урда ханы Үзбәкне ислам диненә күндергән дип исәпләнә.
Әстерхан татарларында бүген дә шундый легенда яши. Түбән Иделдә яшәгән мәҗүси төркиләрне исламга өндәгән чакта, бервакыт ул мәҗүсиләрнең шаманнарын ярышка чакыра. Ике зур чокыр казытып, бу чокырларга көчле ут салдыра. Янган уттан чыккан эсселектән чокырларның янына да килергә мөмкинчелек булмый. Төкле баба шаманнарга, үз догаларын укып, чокырларның берсенә төшәргә тәкъдим итә, икенче чокырга үзенең төшәсен белдерә. Берничә шаман, чокырга төшеп, шунда ук янып бетәләр. Ә Төкле баба чокыр янында дога укый, һәм кинәт аның бөтен тәне йон (төк) белән каплана. Шул килеш чокырга төшеп, ул анда утырып тора, беркүпмедән, бернинди зарар алмыйча, чокырдан чыга. Тәнен каплаган йон аны уттан саклап кала. Моны күреп, күпчелек исламны кабул итә. Халыкның беришесе исә Төкле бабаны шайтан дип таный, һәм күргәндә аннан кача башлый. Ләкин алар азчылык була.
Күпчелек төрки халыклар авыз иҗатының безгә кадәр килеп җиткән үрнәкләрендә, эпосларда Төкле баба көчле, батыр, баласыз гаиләләрне балалы итүдә булышкан изге зат, мәрхәмәтле яклаучы, күзгә күренмәс игелек иясе буларак тасвирлана.
Тарихчы галим В.М.Жирмунский хәзерге вакытта Төкле баба рухына аеруча нык табыну җирлекләре итеп Казахстанның Җамбул өлкәсен һәм Русиянең Әстерхан өлкәсен күрсәтә. Җамбул өлкәсендәге Каратау таулары тирәсендә Төкле баба исемен йөрткән шифалы чишмә дә бар икән. Ә Әстерхан шәһәренең Ленин районына караган Мошаик бистәсендәге изгеләр зиратында Төкле баба үзе күмелгән дип санала. Аның кабере тагын дүрт әүлия (Шәех Маслетдин Замана-хаҗи Бухари, Абдрахман Сәйхаҗи, Ямгурчы ишан, Мәхмүт ишан әл-Алмалы әд Дагыстани) каберләре белән янәшәдә. Биш изге кабере үзенә бер комплекс тәшкил итә.
Төкле баба турында шул кадәресе җитеп торыр. Бу хакта күбрәк Әстерхан шәһәреннән тарихчы-галим Андрей Вячеславович Сызранов хезмәтләреннән укып белергә мөмкин.
Ә хәзер Кадыкай абыз турындагы күптөрле риваятьләрне, безгә кадәр язылган һәм азмы-күпме бу образга кагылышы булган әдәбиятны җентекләп анализлаганнан соң җыелган бар мәгълүматны, шушы мәгълүматтан чыгып, үзебездә барлыкка килгән фикерләрне, кыскача гына итеп, укучыларыбызга җиткерик.
Дәвамы
КЕМ УЛ КАДЫКАЙ АБЫЗ?
Ул – бүгенгә чаклы Татарстанның Чүпрәле районындагы, күрше Чувашстан һәм Ульяновск өлкәсендәге мөселман-татар авыллары кешеләренең хәтерендә яшәүче легенда һәм риваятьләр персонажы. Халык ышануы буенча, ул - ислам динен таратуга, дин өчен көрәшкә үзеннән зур өлеш керткән, чиктән тыш зур көчкә һәм сәләтләргә ия булган мөселманнар лидеры. Кадыкай абыз ислам динен эзәрлекләүче көчләргә каршы үзе җитәкләгән яуда һәлак булган һәм Татар Төкесе авылы янында җирләнгән.
Кадыкай абызның бу дөньяда чынлап та яшәгәнлегенә безнең шигебез юк. Аныкы кебек күп яктан конкретлаштырылган образны, бер җирлексез, халык үзе генә уйлап чыгара алмый. Танылган рус миссионеры һәм тюркологы Е.А.Малов үзенең «Сведения о мишарях» (Казань, типогр. Императорского Казан. ун-та, 1885) дигән китабында болай дип язган: “«Первый поселенец… в деревне Тюкы Кудокай Абыз (или Худай бирды). В настоящее время мишари этих деревень считают себя в 11-м колене от… Кудюкая». Бу сүзләрдән нинди нәтиҗә ясарга мөмкин? Иң беренчесе, Малов язганга да, аңа Төке кешеләре сөйләгәннәргә дә ышанмый мөмкин түгел. Аларның берсенә дә ялганлауның һич тә кирәге булмаган бит. Димәк, Кадыкай абыз дигәнебез Ходайбирде исемле кеше булган. 1885 елларда яшәгән кешеләр “без аның унберенче буыны” дигәннән абызның уналтынчы гасыр урталары кешесе булганлыгын исәпләп чыгарып була (бер буынны 30 ел дип алсаң, 11*30=330 ел, 1885-330=1555 ел).
Ә ни өчен бер кешедә ике исем – Ходайбирде һәм Кадыкай? Без бу хакта болай уйлыйбыз. Ходайбирде абыз нугай кешесе булгандыр һәм ул бу халыкта булган “Кадыкай” нәселеннән чыккандыр. Казан ханлыгы чорында Нугай Урдасы вәкилләренең Идел бассейны, шул исәптән Зөя, Карлы елгалары буйларында яшәп, тарихка үзләренең эзләрен калдырганлыгы фәнгә яхшы билгеле. Казан дәүләтенең этносоциаль тормышында нугайларның роле турында галим Б.Хәмидуллин да тәфсилләп яза. Безнең якларның топонимикасында да моны дәлилләүче билгеләр бар. Элек Иске Задур авылының бер урамы “Нугай очы” дип йөртелгән. Каракитә (русчасы Каракитан), Дуван, Кырык Садак авылларының исемнәре заманында бу авылларга нигез салган нугай ыруларының исемнәреннән калуы турындагы фикер дә шик тудырмыйдыр. Күрше Ульяновск өлкәсендә Нугай, Нугай иле, Канлы авылларының булу факты да әлеге фикер файдасына сөйли. Нугай төркемнәрен бирегә кадәр җитәкләп алып килгән морзалар, бәкләр (биләр) уңдырышлы кара туфракка кызыкканнардыр. Аларның утрак тормыш рәвешенә акрынлап күчүләре дә бәлки безнең якларда башлангандыр. Би дигәннән, без төбәгебездәге Уби (Уй би?), Биштерле (Би Стәрле?), Бизнә (Би Сина?) атамалары да нугайларга, я булмаса, тагын да арткарап китеп, кыпчак кабиләләренә бәйледер, дип уйлыйбыз. Әлбәттә, бу хакта ныклырак эзләнүләр кирәк әле.
Без язмабызны төбәгебездә “рәсми рәвештә Татар Төкесе дип йөртелә торган” авыл барлыгы турында башлап киткән идек. Биредә “Татар Төкесе” атамасы белән авторның килешеп бетмәве сизелгәндер. Чөнки без бу авыл исеме дә “Теке” дигән (Түке, Тәкә, Туки, Тукю – әдәбиятта төрлечә язылыш очрый) төрки кабилә исеменә бәйледер, дип фикер йөртәбез. Шулай булса, унҗиденче гасыр урталарында бу якларга йомышлы татарлар-мишәрләр килеп утырганчы ук бу авыллар булган (һәм бәлки әле зур булып, гөрләп яшәгәннәрдер дә), дип уйларга нигез бар дигән сүз. Кем белә, җиде үк булмаса да, берничә мәчетле дә булгандыр әле Төке авылы.
Теке, яки Тәкә – Табын кабиләсенең бер ыруы. Төркмәннәрдә үзләрен шушы ырудан санаучылар әле дә бар. Бер очрашуыбызда күренекле тарихчыбыз Дамир Исхаков миңа: “Сезнең төбәкнең төркмән, угыз кабиләләре белән бәйләнеше бар”, - дигән иде. Шул ук вакытта угызларның, шул исәптән Теке ыруы кешеләренең дә, нугайларның этногенезында катнашы барлыгы билгеле. Аерым алганда, бу хакта нугай тарихчысы Әмирхан Мәҗитов яза
Кадыкайлар ыруыннан булган Ходайбирденең, биредә үзенең турыдан туры кардәшләре булмагач, тугандаш Текелеләр янына килеп урнашкан булуы бик мөмкин. Бәлки әле ул берәр морза даирәсендә булгандыр. Тарихчы А.В.Беляков үзенең “Абызы (хафизы) в московском государстве XVI-XVII веков” дип исемләнгән хезмәтендә тарихи чыганаклардан, аерым алганда, Нугай Урдасыннан Мәскәү дәүләтенә килгән илчелек документларыннан, абызларга кагылган берничә цитата китерә. Шуларның берсе безнең өчен аерата кызыклы булып күренде: “«…приехали, государь, ко царевичю из Болших Ногаев Атай мирзин сын, Исмаил ева роднова брата Ак-мирза а с ним Ак-берди князь да послы Уруса князя и Штору-Багатыр, Караходин посол, Кудайберди абыз сеит…» (РГАДА, ф. 127, оп. 1, 1586 г., д. 1, л. 9–10). Әгәр дә биредә безне кызыксындырган Ходайбирде абыз турында сүз барса (моңа бик тә ышанасы килә!), Кадыкай абызның нәсел җепләре Төкле бабага гына түгел, ә пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһиссәлләмнең үзенә барып тоташа түгелме соң (китерелгән цитатадан Ходайбирде абызның сәет булганлыгы күренә)? Моннан инде Кадыкай абызның легендаларга кереп калган бар үзенчәлекләре дә - тиңдәшсез көчкә ия булуы, дәвалау сәләте һ.б. – аңлашылыр иде. Мөгаен, Ходайбирде Төкегә килгәндә яшь егет булмагандыр инде, белемле дин эшлеклесе, суфи булгандыр. “Бер байга килеп урнашкан” дигән сүзләр аның бу тирәдәге җирләрне биләгән морза яки би карамагына килгәнлеген аңлатадыр.
Абызлар хәрәкәте XVI – XVIII йөзләрдә Идел буе һәм Урал алды төбәгендә яшәгән төрки халыклар арасында киң тарала. Аның вәкилләре ислам гореф-гадәтләрен һәм мөселман мәгарифен авылларда аерымланып яшәгән мөселман җәмәгатьләре шартларында саклап калырга омтылалар. Алар мөселманнарның үз хокукларын яклап чыгуын алга сөрә. Явыз Иван Казан ханлыгын яулап алган 1552 елдан алып XVIII гасыр ахырында Әби патша карары белән Оренбург мөселман Диния нәзарәте оештырылганчыга кадәрге период – мөселман татарлар тормышында иң катлаулы, авыр чорларның берсе була. Бу чакларда Россиядә исламның бернинди дә дәүләт статусы булмый, мөселманнар аяусыз эзәрлекләүләргә дучар ителә. Нәкъ шушы вакытта ислам тарафдарлары җәмгыятьләренә лидерлар булып абызлар килә. Абыз (гарәпчә “хафиз” – “Корьәнне яттан белүче” сүзеннән) – дин эшлеклесе, мулла, миссионер, җәмгыятьнең аксакалы. Абызлар хәрәкәте вәкилләре ислам традицияләрен киңрәк җәелдерү һәм саклау, мәгърифәтчелек өчен көрәшкәннәр, мөселманнарның үз хокукларын яклау буенча баш күтәрүләрендә идеологик көч, күп очракта җитәкче буларак, катнашканнар.
Мондый баш күтәрүләр, әлбәттә, безнең төбәктә дә булмый калмаган. Мөгаен, Кадыкай абыз турындагы риваятьләрдә шундый сугышлар турында сүз бара. Казанны канга батырган урыс патшасы үз хакимиятен барлык җирдә дә урнаштыру өчен берни белән дә санашып тормаган. Беренче чиратка бар халыкны да “урыс” итү, православие диненә күчерү куелган. Каршылык күрсәтүчеләр авыллары белән юк ителгән.
Кадыкай абызның Иске Кәкерле белән Яңа Кәкерле авылы арасында үтерелүе дә чынлыкка туры килә кебек. Бу урыннардан элек олы юл – яңа төзелгән Алатырьдан Казанга таба тракт үткән. Гаскәриләрнең шушы юлдан килгәнлеге шик тудырмый. Мин үзем тумышым белән Яңа Кәкерледән. Безнең авылда “Авылның Иске Кәкерлегә чыгып китә торган җирендә, хәзерге яңа зираттан ерак түгел урында, дин өчен бик көчле сугышлар булган” дигән хәтирә буыннан буынга күчеп килде.
Унҗиденче гасырның икенче яртысында йомышлы татар-мишәрләрнең безнең якларда үзләренә бирелгән җирләрне рәсмиләштерү документларында урыс чиновниклары бу җирләрнең “на Диком поле” булуларын күрсәткәннәр. Алар бу урыннар мәңге буш яткан дип уйлаганнардыр. Әмма, безнең карашка, төбәкне Дикое поле-Кыргый далага әверелдерүче Мәскәү дәүләте үзе була. Һәм ул моны нигездә Казан ханлыгын буйсындырган чакта эшли. Уңдырышлы кара туфраклы, бар яктан да яшәү өчен уңайлы урман-дала зонасына кергән төбәкнең моңа чаклы да “Дикое поле” булуына һич тә ышанып булмый. Казан ханлыгы оешканчыга кадәр Иделнең уң ягында кыпчак кабиләләре яшәгәнлеген раслаучы тарихи чыганакларны искә төшерик. Алар биредә бик теләп күчмәлектән утрак тормышка күчкән булулары ихтимал. Болгар чорында бу якларда “сувас” кабиләләре рәхәтләнеп яшәгән. Болгар җимерелгәннән соң, алар төньяккарак, куе урманнарга таба күчеп китәргә мәҗбүр булган. Ә унҗиденче гасыр урталарында алар яңадан элекке үз җирләрен кайтып төпләнәләр. Ә менә Казанны алганнан соң изелә, куркытыла башлаган мөселманнарның бу яклардан Агыйдел елгасы аръягына, Урал буйларына, хәзерге Башкортостан территориясенә күпләп китүләре әле унтугызынчы гасыр урталарына кадәр дәвам иткән.
Язмамны шушы әйтелгәннәргә бер дәлил булган, бер үк вакытта Кадыкай абызга да кагылган истәлек белән тәмамлыйсым килә. Бер очрашуыбызда Иске Кәкерле авылының югарыда телгә алынган мөхтәрәм кешесе Рифкат ага Иматдинов сөйләгән иде аны миңа.
Заманында Рифкат абый Иске Кәкерле авыл Советында сәркәтип булып эшләгән. Шул елларның берсендә авыл Советы исеменә Уфадан бер хат килеп төшә. Анда мондыйрак сүзләр язылган була: “Безнең нәселдә ерак буыннардан килеп ирешкән бер хәтирә саклана. Сезнең Иске Кәкерле авылыннан ерак түгел Теке дигән авыл булган икән. Бик зур авыл булган ул, җиде мәчете булган. Авылда тирә-якларга изгелекләре, тылсымлы эшләре белән даны чыккан бер мулла яшәгән. Аны “абыз” дип йөрткәннәр. Бервакыт ул якларны, шул исәптән Текене дә, Мәскәү патшасы басып ала. Халыкка тиз арада чукынырга, урыс диненә күчәргә кушыла. Безнең борынгы бабаларыбыз аннан качып өлгерәләр. Соңрак аларга Теке авылының тулысынча диярлек тар-мар ителгәнлеге, күп кеше, шул исәптән теге авыл мулласы да, һәлак булганлыгы турында хәбәр килеп ирешә. Безнең сорауыбыз шул: ул Теке авылы әле яшиме, яшәсә, андагы кешеләр үзләренең тарихын беләләрме?”.
Җавап язган булгандыр Рифкат ага. Авылның яшәп торуын, Кадыкай абызның якты истәлеге халык күңелендә әле дә булса саклануын язгандыр. Бәлки нәкъ шул мизгелләрдә аның күңеленә узган тарихны барлау һәм өйрәнү теләге дә килгәндер.
Үз төбәгеңнең һәм анда яшәүчеләрнең үткәнен тарих сөременнән арындырып, халык хәтерен яңарту – изге һәм саваплы эштер. Без, чүпрәлеләр, бу юнәлештә районыбызның һәвәскәр тарихчыларына республикабыз галимнәре, археологлары да теләктәшлек һәм булышлык күрсәтерләр, дигән өметтә калабыз.
Нет комментариев