Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Иске Уби авылында гомер итүче Иванова Анна Николаевнага 95 яшь тулды

31 июльдә Чүпрәле районында яшәүче Анна Николаевна Иванова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Анна Николаевна Иске Уби авылында туып-үсә. Аңа ул вакытның бөтен сынауларын үтәргә туры килә, иң куркынычы – Бөек Ватан сугышы була. Мәктәптән соң Анна Николаевна колхозда терлекче булып эшли. Сугыш вакытында үзенең күп кенә яшьтәшләре кебек үк, окоп казый, урман ташый. Сугыштан соң да туган колхозында терлекче буларак эшләвен дәвам итә. Иртә тол калган, ире белән нибары дүрт ел гына гомер итеп калганнар. Анна Николаевна ике кыз тәрбияләп үстергән – Галина һәм Нина, бүгенге көндә аның 8 оныгы, 11 оныкчыгы һәм 2 оныкчыгы бар.

Лаеклы ялга  чыккач та, 5-6 ел медпунктта техник персонал булып эшли әле Анна апа. Бүгенгесе көндә ул кызы Галина белән яши. 

Бу истәлекле көнне юбилярны котларга район Башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм авыл җирлеге башлыгы Александр Ярухин килделәр. Юбиляр адресына авыр хезмәтләре, тормыш сынауларында кыюлык һәм ныклык күрсәтүе өчен рәхмәт сүзләре әйтелде. Кунаклар юбилярга сәламәтлек, иминлек, күңел тынычлыгы, иртәгәсе көнгә ышаныч һәм озын гомер теләделәр, шулай ук Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм Чүпрәле районы Башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев