Иске Шәйморза авылында яшәүче Гөлҗиһан Шәрәфетдинова сугыш чоры баласы
Тормыш юлы үрнәк
Шушы көннәрдә ул үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Хөрмәтле юбиляр район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Иске Шәйморза авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Гүзәл Җаббаровадан җылы котлау сүзләре кабул итте.
Гөлҗиһан Минач кызы 1936 елның 20 июлендә Иске Шәйморза авылында туа. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 5 яшь була. Ул балачактан ук сугыш елларының барлык авырлыкларын үз иңнәрендә татый.
1951 елдан туган авылындагы XXII партсъезд исемендәге колхозга сыер савучы булып эшкә килә һәм шушы хезмәтне 46 ел дәвамында башкара. Ул вакытта фермада эш бик авыр була, барлык эшләр дә кул көче белән башкарыла. Әле бит фермадан кайткач өйдә дә “тавык та чүпләп бетермәслек” эш көтә.
Эш дәверендә Гөлҗиһан апа үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтә, үзенә ышанып тапшырылган вазифага намуслы карый, сыер савучылар арасында уздырылган күп кенә социаль ярышларда катнаша, Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
1968 елда авылдашы Камил Шәрәфетдинов белән тормыш коралар. Бергә 33 ел гомер кичергәннәр, өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Балалары да әти-әниләре үрнәгендә хезмәт сөючән, тыйнак, намуслы, әдәпле һәм ярдәмчел булып җитешәләр.
Хөрмәтле хезмәт ветераны бүген улы Рафаил һәм килене Светлана белән төп нигездә яши. Ул бәхетле әни, әби: 7 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар.
– Балаларым, оныкларым мине бик тәрбиялиләр, мин аларга бик рәхмәтлемен, - ди Гөлҗиһан апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев