Чүпрәледән Наҗия апа Мәхмүтова 25 ел буе колхозда сыер савучы булып эшләгән
Яраткан эшеннән тәм табып эшләүчеләрдән дә бәхетлерәк кеше юктыр. Шундыйларның берсе – Мунчәли авылында гомер кичерүче Наҗия Алиулла кызы Мәхмүтова.
Наҗия Алиулла кызы сугыштан соң, 1946 елда, Мунчәли авылында Кәфия апа һәм Алиулла агайның сигез балалы гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга аваз сала. Әтисе Алиулла агай Бөек Ватан сугышы ветераны, фронттан яраланып кайта. Әтисе дә, әнисе дә гомере буе туган авылларында колхозда хезмәт куялар, балаларын да үзләре үрнәгендә хезмәтне сөяргә, авырлыкларга бирешмичә, куйган максатларына ирешергә өйрәтеп үстерәләр.
Авыл мәктәбендә 8нче сыйныфны тәмамлаган Наҗия апа бәхет эзләп, Украина якларына юл ала. Язмыш җилләре аны биредә авылдашы, булачак тормыш юлдашы Солтангәрәй абый белән очраштыра. Яшьләр очрашуның беренче көненнән үк бер-берсен үз итәләр һәм озак та тормый тормыш корып җибәрәләр. Бер-бер артлы кызлары Сания, Венера, Эльмира, Алсу туа. Солтангәрәй абый шахтада забойщик булып эшли. Наҗия апа авылын да сагына, балаларының да чит-ят җирдә төпләнеп калуларын теләми, шуңа да тормыш иптәше белән киңәшләшкәннән соң Мунчәли авылына кайтып төпләнергә карар итәләр алар. Кече уллары Илдар Мунчәли авылында дөньяга аваз сала. Солтангәрәй абый гаиләсен авылга кайтарып калдыра, үзе исә авылга соңрак, шахтер пенсиясенә чыккач кына кайтып төпләнә.
–Туган авылыбызга кайтып төпләнүебезгә беркайчан да үкенмәдем. Чит җирдә никадәр яхшы булса да, үз авылыңның һавасын сулау гына да җанга рәхәтлек бирә,-ди Наҗия апа.
Авылга кайтып төпләнүнең беренче көненнән үк Наҗия апа колхозга фермага эшкә килә, аңа бер төркем сыерлар бирәләр. Ул вакытта фермада барлык эшләр дә кул көче белән башкарыла, сыерны да кул белән савалар, азыклыйлар, аслыкларын чистарталар, йөри торган җирләрне чисталыкта тоталар. Группасында 25 баш савым сыеры була аның. Әле бит өйдә дә мал-туары, хуҗалыгы бар, дигәндәй, барысына да җитешергә кирәк... Шуңа да Наҗия апаның иртәсе сәгать 3ләрдә башланып киткән вакытлары да бихисап була. Кайнанасы белән 15 ел бергә дус-тату, бер-берсен ярты сүздән аңлашып гомер итәләр алар, аны соңгы юлга озатып, хәер-фатихасын алып кала Наҗия апа.
Еллар дәвамында Солтангәрәй абый белән Наҗия апа яңа йорт төзеп чыгалар, биредә балаларын үстереп, тормыш киңлекләренә очыралар. Бүгенге көндә Наҗия апа үзләре төзегән яңа йортларында гомер кичерә.
Хөрмәтле ветеранның намуслы хезмәте төрле елларда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган Мактау Грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бәяләнә, район Сабантуена, алдынгылар слетына чакырып та бүләклиләр аны, озак еллар авылда депутат булып та тора ул.
Наҗия апа олы йөрәкле, бик мәрхәмәтле шәхес тә әле. Авылда ялгызы гына яшәүче караучысыз калган авыру ике ятим Шакирә һәм Миңсылу әбине дә өйләренә алып кайтып тәрбияләп, соңгы юлга озата ул.
80 яшьлек олы юбилее уңаеннан хөрмәтле ветеранны тәбрикләргә район ветераннар советыннан Рөстәм Хәмидуллин, Матак авыл җирлеге башлыгы Владимир Шумилов, Мунчәли авылы ветераннар советы җитәкчесе ... килгән иделәр. Кунаклар юбилярга Рәхмәт хатлары, бүләкләр, чәчәкләр тапшырдылар, саулыклы озын гомер, якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп яшәвен теләделәр. Рөстәм Хәмидуллин хөрмәтле ветеранга намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның Рәхмәт хатын тапшырды.
Наҗия апаның бүгенге көндә 11 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар. Әниләренең һәм әбиләренең олы юбилее уңаеннан барлык балалары, онык-оныкчыклары да кайткан иде. Туган көненә корбан мәҗлесе үткәрелде, анда барлык туганнары да, элеккеге хезмәттәшләре дә чакырылган иде.
–Авылда да шәһәрчә яшәп була хәзер. Өемдә бөтен уңайлыкларым да бар. Пенсияне вакытында китереп торалар, кибеттә ни телисең, шул бар, рәхәтләнеп яшисе. Солтангәрәем генә иртә бакыйлыкка күченде шул, 11 ел элек соңгы юлга озаттык. Балаларым атна саен кайтып йөриләр, күршемдә генә кызым Саниям яши. Аллаһыга шөкер, балаларым бик карыйлар, тәрбиялиләр үземне, бөтен эшләремне дә бергәләшеп башкаралар, аларга бик рәхмәтлемен,-ди Наҗия апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев