Чүпрәледән Матак авылында гомер кичерүче Лазарь Степанович Мадюкин 94 яшьлеген билгеләде
Шәхесләр

Чүпрәледән Матак авылында гомер кичерүче Лазарь Степанович Мадюкин 94 яшьлеген билгеләде

Олы яшьтә булуына карамастан, үзен котларга килгән кунакларны каршы алырга капка төбенә үк чыкты ул.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов һәм Матак авыл җирлеге Башкарма комитеты секретаре Нина Мишанкина Лазарь Степановичка Россия Президенты В.В. Путин исеменнән котлау открыткасы, район башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләк тапшырдылар, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм якыннарының игътибарын теләделәр.

Лазарь Степанович күп балалы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләдә алты бала үсә,  Лазарь Степанович өченче бала була. 12 яшеннән колхозда эшли башлый. Төрле эшләр башкара, бригадир да була. Соңрак исә сельпога ат белән товар, мәктәпкә икмәк ташый, мәктәптә кочегар булып эшли, лаеклы ялга да шуннан чыга.

1952 елда Елизавета Николаевна белән гаилә кора. Гаиләдә 4 ул һәм 4 кыз туа. Елизавета Николаевна, Лазарь Степановичны ялгыз калдырып, иртә үлә. Ул икенче тапкыр өйләнә. Людмила Павловна белән 23 ел бергә яшәп калалар алар, ул да вафат була. Бүген  Лазарь Степанович ялгызы яши, аны авылда яшәүче кызы тәрбияли. Хөрмәтле ветеранның бүген 12 оныгы һәм 13 оныкчыгы бар.


Нет комментариев