Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәледә хәрби хезмәт яшенә җиткән яшьләр Россия Кораллы көчләренә, бер еллык хезмәткә китә

Сез көтегез – без кайтырбыз!

Район күләмендә быелның язгы чакырылышын армиягә китү буенча биш егет:  Иске Чүпрәледән Илшат Мәхмүтов, Иске Чәке авылыннан Максим Музыкантов, Шланга авылыннан Булат Мөшәрәпов, Зур Аксу авылыннан Василий Сундеров һәм Татар Саплыгы авылыннан Руслан Ясонов башлап җибәрде.

 Егетләрне хәрби хезмәткә тантаналы рәвештә озату чарасы быел да П.В. Дементьев исемендәге паркта оештырылды. Булачак солдатларның гомерләрендәге әһәмиятле вакыйга мизгелләрен бергәләп кичерергә район башлыгы Марат Гафаров килгән иде. Ул аларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

--Без сезгә ышанабыз. Чүпрәле егетләренең әлегә кадәр сынатканы булмады һәм сезне тугын якларда көтеп калабыз, - диде ул һәм бүләкләр дә тапшырды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, шулай ук, авыл җирлекләре башлыклары призывникларга һәм аларның әти-әниләренә иң изге теләкләрен җиткерде. Шланга авылында яшәүче Альберт Мөшәрәпов армиягә китүче Булатның әтисе шундый көчле һәм нык, хәрби хезмәткә яраклы уллар үстерә алулары белән горурлануын белдерде.

Моңсуырак булса да, армиягә озатуның да үз гадәтләре бар. Безнең егетләрнең муеннарына авылларда һаман да әле сөлгеләр асалар. Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң, армиягә китүченең дуслары булачак солдатны күккә чөя, соңында кулларында күтәреп барып, автобуска кертеп үк җибәрәләр. Шулай иткәндә аңа хезмәт итү җиңелрәк булачак, ди.  

. Булат Мөшәрәпов, призывник: - Без, көчле җенес вәкилләре, кечкенәдән үк армиядә хезмәт итәчәгебезне белеп үсәбез. Үзебезне шуңа әзерлибез. Менә безнең өчен шундый сәгать сукты. Кайтырбыз, аллаһы теләсә, безне көтегез генә! Иң мөһиме дөньялар тыныч булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев