Бриллиант һәм Тимер туйга кадәр бергә кадәр яшәүче чүпрәлеләрне котладылар
Шәхесләр

Бриллиант һәм Тимер туйга кадәр бергә кадәр яшәүче чүпрәлеләрне котладылар

Ярты гасырдан артык бергә гомер итү бәхете сирәк гаиләләргә насыйп була

Уйлап карасаң, бу бит бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә үзе бер мәртәбә!

2026 ел Татарстанда Хәрби Батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы буларак узып бара. Шушы ел һәм Өлкәннәр декадасы кысаларында районыбызда 60 һәм 65 ел бергә гомер кичергән парларны котлау чаралары узды. Быел алар ... пар. Шуларның өчесе Иске Кәкерле авылында гомер кичерә!

Әлбәттә, һәркем 65 ел бергә яшәү кебек күркәм гаилә юбилее белән мактана алмый. Бу дата «тимер туй» дип атала. Ә ул бит ныклы гына түгел, тормыш өчен дә кирәкле материал. Тимер юбилей – ул ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрнең какшамаслыгы һәм бернинди вакыт сынауларының да аларны өзә алмавы турында искәртү. Мәкерле вакыт хәтта ташны да җимерә, ләкин озак еллар дәвам иткән хисләрне юк итү мөмкин түгел, шул гомер бергә яшәгән парлар инде бер-берсеннән башка тормышны күз алдына китерә алмый, бербөтен булып китә.

Рауза Зиннәт кызы һәм Габделкадир Кәбир улы Фәхретдиновлар гомере буе Иске Кәкерле авылында яшәгәннәр, авылдашлары аларны яхшы белә.  Гаилә башлыгы Байконурда армиядә хезмәт иткән, аннан соң ә авылда «Ялкын» колхозында төрле эшләрдә эшләгән һәм шуннан лаеклы ялга чыккан. Гаилә биш бала тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә аларның 7 оныгы һәм 7 оныкчыгы бар. Авылда бер уллары яши.

65 ел дәвамында аларның никахы бер-берсенә карата хөрмәт, кайгыртучанлык күрсәтү һәм рәхмәтле була белү белән ныгый барган. Уртак тормыш юлында алар бер-берсенә бар эштә ярдәмләшеп, таяныч булып яшәгәннәр, тырыш хезмәт нәтиҗәсендә бар нәрсәгә ирешкәннәр.

Өч бала тәрбияләп үстергән Тәслия апа һәм Миңнехасил абый Айсиннарның да гаилә тарихы бай. Алар икесе дә Иске Кәкерле авылында туып үскәннәр, колхозда эшләгәннәр, бүген дә оныкларының, оныкчыкларының уңышларына сөенәләр. Айсиннар 60 ел бергә яшәп, Бриллиант туйларын билгеләп үтәләр.

Мирхәт абый белән Нәзирә апа Ситдыйковлар да да хезмәт сөючән буын вәкиле, икесе дә хезмәт ветераны исеменә ия.

Икесен дә язмыш иркәләмәгән. Бала вакыттан ук олылар белән кул арасында булганнар, хезмәт белән тәрбияләнеп үскәннәр. Тату гаиләнең мәхәббәт җимешләре булып биш бала дөньяга килгән. Бүгенге көндә алар балаларының һәм оныкларының игелеген һәм кадер-хөрмәтен күреп гомер кичерә.

Ситдыйковлар, күптән лаеклы ялда булсалар да, эшсез тормыйлар. Хуҗалыкта бәрәңгесен утырталар, тавык-чеби тоталар. Алар өчен дә быел юбилейлы – 60 ел бергә яшиләр.

Юбилейлы туйлары уңаеннан хөрмәтле парлар район җитәкчелеге исеменнән, район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Айрат Җәлаловтан һәм район ЗАГС мөдире Альбина Шәрәфетдиновадан, бала-оныкларыннан бик күп котлаулар, чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр кабул иттеләр.

– Озак еллар бергә итү – ул сезнең мөнәсәбәтләрегезнең ныклыгын һәм кайчандыр үзегезгә тиң булган яр сайлавыгызны күрсәтүче дәлил. Бу еллар дәвамында сез гаилә иминлеген, бер-берегезгә карата булган җылы хисләрне саклап, кулга-кул тотынышып үткәнсез. Сезне чын күңелдән уртак юбилеегыз белән котлыйм, – диде Айрат Җәлалов.

Өлкәннәр озак вакытлы мөнәсәбәтләренең сере тырыш хезмәттә, балаларны, арытаба оныкларны бергә тәрбияләүдә, бер-берсен хөрмәт итүдә һәм кайгыртучанлык күрсәтүдә, диләр. Әрләшеп торырга вакытлары булмаган, дөнья мәшәкатьләре баштан ашкан, тормыш йөген икәүләп тартканнар алар.

Юбилей чаралары бик ихлас һәм матур үтте. Күркәм табыннар артында алар үткәннәрне сагынып искә алдылар, танышу-кавышуларын сөйләделәр, кунакларга хөрмәт өчен олы рәхмәтләрен әйттеләр.


Нет комментариев