Зур Чынлы авылында яшәүче Рәйсә Алеева үзенең 90 яшьлек гомер таңын каршы алды
Шәхесләр

Зур Чынлы авылында яшәүче Рәйсә Алеева үзенең 90 яшьлек гомер таңын каршы алды

Рәйсә апа авылдашы Мөкатдәс абыйга кияүгә чыга

Хезмәт ветеранын олы юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Зур Чынлы авыл җирлеге башлыгы Фаиль Фатхуллов килгән иде. Кунаклар хөрмәтле ветеранга сугыш елларындагы һәм сугыштан соңгы чордагы хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, озын гомер, сәламәтлек һәм якыннарының игътибарын тоеп яшәвен теләделәр, район башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләкләр, чәчәкләр тапшырдылар.

Рәйсә Абделхак кызына үз гомерендә шатлыгын да күрергә, кайгысын да, ачлыгын да кичерергә туры килгән. Гаиләдә ул беренче бала булып дөньяга килә. 4 нче сыйныфтан колхозда эшли башлый, сарыклар карый.

Рәйсә апа үзе сөйләвенчә, тары да утаган, печән дә тырнаган, игеннәрне урып-җыю чорында көлтә дә бәйләп йөргән.

–Балачагыбыз булмады да диярлек, авыр хезмәт белән бик тиз олыгаерга туры килде, - дип сөйли ул.

 65 ел бергә дус-тату гомер кичерәләр, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Гомер барышында Рәйсә апага кызы Алсу һәм улы Алмазны җирләргә туры килә. Аннан Мөкатдәс абый да, Рәйсә апаны ялгызын калдырып, бакыйлыкка күченә. Бүгенге көндә бертуганнарыннан: энесе Җәмил абый һәм сеңлесе Рушания апа исәннәр. Апасының юбилей бәйрәменә Рушания апа кайткан иде.

Авыл өлкәне бүгенге көндә Казан шәһәрендә улы Марс гаиләсе белән яши, авылдагы туган йортларына еш кайтып йөриләр. Юбилей бәйрәмен дә шунда каршы алды ул.

 


Нет комментариев