Казанда Габдулла Рәхимкулов истәлегенә мемориаль такта ачылды
Көн вакыйгасы

Казанда Габдулла Рәхимкулов истәлегенә мемориаль такта ачылды

Якташыбызның соңгы еллардагы яшәгән урыны ул – Казанның Маяковский урамындагы 23 нче а йорты.

Татарстанның халык артисты, якташыбыз Габдулла Рәхимкулов татар җыр сәнгатендә үзенең якты эзләрен калдырып киткән шәхесләрнең берсе.  Үткән атнада җырчының гомере узган йорт диварына мемориаль такта урнаштырылды.

Чарада Габдулла Рәхимкуловның туганнары, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре, сәхнә ветераннары, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, шулай ук, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов җитәкчелегендәге делегация дә катнашты.

Габдулла Рәхимкуловның исеме районыбызда кадерләп саклана: Иске Шәйморза авылы Мәдәният йорты һәм бер урам аның исемен йөртә. Казанның Идел буе районында да җырчы исемен йөрткән урам бар.

Якташыбыз хөрмәтенә мемориаль такта урнаштыру инициативасы кызы Тәнзилә ханыма туры килә, чарада аның улы Рәүф әфәнде дә катнашты. Тантанада җырчының кешелекле, ярдәмчел һәм бик зыялы булуы хакында чыгышлар тыңланды. Чараны оештыручылар–ТР Мәдәният министрлыгы һәм Татар дәүләт филармониясе.


Нет комментариев