Туган Як
  • Рус Тат
  • Яңа җитәкче

    Александр Валерьевич Шадриков 1977 елның 1 январенда ТР Чүпрәле районы, Алешкин-Саплык авылында туган.

    Ике югары белемгә ия: 1993-1998 елларда Казан дәүләт педагогия университетында укып-физик-информатик; 2006 елда Ульянов исемендәге Чуваш дәүләт университетын тәмамлап, юрист белгечлеге ала.

    1998 елның сентябреннән 2001 елның сентябренә кадәр "Сбербанк"ның район бүлегендә программист һәм инженер булып эшли. 2001 елның сентябреннән 2002 елның апреленә кадәр ТР Икътисад һәм сәнгать министрлыгының Чүпрәле районындагы икътисад бүлеге начальнигы вазифасын башкара.

    2002 елның апреленнән 2005 елның декабренә кадәр-район техник инвентаризация бюросы начальнигы; 2006 елның январеннан 2011 елның июленә кадәр-Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары. 2011 елның 27 июленнән Ульяновск шәһәре Засвияжск районы башлыгы-шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары.

    Республика кадрлар резервы программасы нигезендә Төньяк-Көнбатыш дәүләт академия службасында (Санкт-Петербург) һәм Франция милли администрация мәктәбендә (Париж), шулай ук ТР Президенты каршындагы дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә белемен күтәрә.

    2008 ел нәтиҗәләре буенча "Кадрлар резервы-илнең профессиональ командасы" әгъзасы булып тора.

    "2006 ел Бөтенрәсәй авыл хуҗалыгын исәпкә алуны үткәрүдәге хезмәте өчен" федераль дәүләт статистика службасы медале белән бүләкләнгән.

    Запастагы лейтенант, гаиләле.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: