Якты күңелле Зайрә апа

Зайрә Фәсхетдин кызы Миңнебаева 1922 елда Шланга авылында туып үсә. Бу еллар тарихта билгеле булганча, колхозлашу елларына туры килә. Шуңа да Зайрәгә кул арасына керә башлауга ук, олылар белән беррәттән балачагын колхоз кырларында, фермаларда үткәрергә туры килә.
Бөек Ватан сугышы башлангач, гаилә хәлләре тагын да мөшкелләнә. Тормыш иптәше Расихны сугышка озаткан Зайрә кулында яшь бала белән калып, көнне төнгә ялгап эшли. Авыл халкы белән беррәттән, җигелеп җир сукалау, орлык ташу -һәммәсен дә үткәрә Зайрә апа. Әмма моның белән авырлыкларны күрүдән туктамый әле ул. Бердәнбер көнне сугышка киткән тормыш иптәшенең үлеме хакында хәбәр килеп ирешә. Яшьли ялгыз калып гомер кичерә башлаган Зайрәне кайнанасы сугыштан кайткан Фәйзерахманга тормышка чыгарга үгетли, ә оныгын үзе үстерергә булыша.
Фәйзерахманы белән алар 7 балага гомер биреп, тәрбияләп үстерәләр. Һәркайсына үзләренең ярдәмнәре, киңәш-табышлары белән беренче булышчылары, өлге булып торалар. Төп нигездә кайнана-кайнатаны кадерләп, соңгы юлга озаталар. Инде Фәйзерахманы вафатына да ике дистәдән артык ел үтеп киткән. Пар канаты вафаты белән бергә Зайрә апага улларының үлем кайгысын да кичерергә туры килә.
Ә бүгенге көндә исә ул төп нигездә кече улы Фәрит, килене Гөлинә тәрбиясендә көн күрә. Кайтып-китеп йөрүче балаларын, 15 оныгын һәм 15 оныкчыгын якты йөзе белән каршылап, хәер-фатихаларын биреп озатып кала.
Гомерен хезмәттә үткәргән Зайрә апа гаиләдә генә түгел, авыл халкы арасында да бик хөрмәтле кеше. Авылда да, хәтта күрше тирә-якта да аның яңа тормыш башлаучылар өчен әзерләгән савым ризыклары дан казанган.
-Безнең әнидәй ягымлы, ярдәмчел кешеләр бик сирәктер ул. 40 ел бергә гомер итү дәверендә бер-беребезне бер сүздән аңлап, аңлашып яшәдек. Нинди генә авырлыклар, шатлыклар кичерсәк тә беренче ярдәмчебез, уртаклашучыбыз әни булды, рәхмәт аңа,- дип сөйли Зайрә апаның килене-улы Рифкатьнең хатыны Зөмәрә апа.
Тормыш күп санлы кайгы һәм хәсрәтләрен бирсә дә, Зайрә апа сынмый-сыгылмый. Гомеренең 90 язын каршылап, бүген дә көр күңелле, ачык йөзле, кешеләргә булган ярдәме аша яшәргә көч таба. Ә моның сәбәбен ул һәр иртәсен Ходай Тәгалә белән килешеп яшәвеннән күрә. Муллалар нәселеннән булган Зайрә апа үзе дә намазларын калдырмый, илгә-көнгә, гаиләсенә, якыннарына исәнлек, иминлек теләп дога кыла, гөлләр үстерә, балаларын йон оекбашлар бәйләп шатландыра. Әйе, күңеле якты булган Зайрә апаның тормыш юлы да якты, нурлы. Ә яшь буынга, безгә, аннан бары үрнәк аласы гына кала.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 11:31Кеше исәбеннән баерга теләгән Район суды тарафыннан М.га карата ачылган җинаять эше каралды.5400
-
27 май 2022 - 11:30Автоинспекторлар Шурбиннар гаиләсенә автокресло тапшырдылар “Игътибар – балалар” профилактик чарасы һәм “Бала - төп пассажир!” акцияләре кысаларында автоинспекторлар Яңа Уби авылыннан 6 бала тәрбияләүче Шурбиннар гаиләсенә автокресло бүләк иттеләр.5700
-
27 май 2022 - 11:29Иң яхшы яшь хәрәкәт инспекторларының отрядын һәм аларның җитәкчеләрен бүләкләделәр Конкурска ЮИД отряды эше турында материаллар тәкъдим ителгән иде.5000
-
27 май 2022 - 11:25Тыл хезмәтчәне олы юбилеен билгеләде Иске Ишле авылында гомер итүче Әминә Мөхәррәм кызы Рәхимова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.4900
-
27 май 2022 - 11:24Озын гомерлегенең сере Сугыш елларында сабый гына булсалар да, аларның да күңелләрен ачыттырып, яндырып торган хатирәләре, онытылмас тормыш гыйбрәтләре, йөрәкләренә уелып калган үпкә-зарлары бар.10000
-
26 май 2022 - 10:17Чүпрәле районының Татар Төкесе авылында дини чара-Кадыкай Абыз-бабайны искә алу көне узачак Программада: Коръән сүрәләре, намаз, Корбан ашы.8700
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.18000
-
24 май 2022 - 11:27Чүпрәледә хәрби хезмәт яшенә җиткән яшьләр Россия Кораллы көчләренә, бер еллык хезмәткә китә Сез көтегез – без кайтырбыз!4400
-
23 май 2022 - 15:45СНТ территориясе чикләрендә объектларны технологик тоташтыру Коммерциячел булмаган ширкәт территориясендә урнашкан энергия кабул итү җайланмасын (ЭПУ) технологик тоташтыру өчен гаризаларны караганда, һәрвакытта да, заявка бирү этабында да, чараларны үтәү барышында да сораулар һәм бәхәсләр килеп чыкты.8700
-
20 май 2022 - 09:43Авыл егете яңа планнар белән яши Районда бүгенге көндә гаилә фермалары булдыручылар шактый. Шуларның берсе – Чуваш Бизнәсе авылында яшәүче Леонид Мишкин47800
-
19 май 2022 - 15:06Вафин 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде Түләүләр җан башына уртача керем Татарстан Республикасы буенча бер кешегә яшәү минимумы күләменнән - 10 756 сумнан артмаган гаиләләргә билгеләнә.9500
-
18 май 2022 - 09:14Чүпрәледә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы узачак Чара 20 май көнне 10.00 сәгатьтә район мәдәният йортында үтәчәк.16600
-
13 май 2022 - 09:34Чүпрәле районы Шланга авылында барлык буын чик сакчылары хөрмәтенә монумент ачтылар Авыл җирлеге башлыгы Илдар Якупов билгеләп үткәнчә, бу монумент барлык чик сакчыларына, илебезне саклаучыларга тирән рәхмәт йөзеннән булдырылган.14300
-
12 май 2022 - 21:56Чүпрәледә Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның 136 еллыгы
-
11 апрель 2022 - 08:28Чүпрәледә “Мунчәли укулары”
-
28 май 2022 - 21:30Чик сакчылары көнендә Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылында монумент ачтыларМонументны булдыру инициаторы– чик буе гаскәрләре ветераны, Иске Кәкерле авылында туып, үскән Рамил Әсәдуллин.3000
-
27 май 2022 - 07:01Чүпрәле районыннан 13 егетне хәрби хезмәткә озаттыларМай-июль айларында Чүпрәле районыннан 30дан артык хәрби хезмәткә алыныр дип планлаштырыла.6100
-
27 май 2022 - 11:24Озын гомерлегенең сере Сугыш елларында сабый гына булсалар да, аларның да күңелләрен ачыттырып, яндырып торган хатирәләре, онытылмас тормыш гыйбрәтләре, йөрәкләренә уелып калган үпкә-зарлары бар.10000
-
26 май 2022 - 10:17Чүпрәле районының Татар Төкесе авылында дини чара-Кадыкай Абыз-бабайны искә алу көне узачак Программада: Коръән сүрәләре, намаз, Корбан ашы.8700
-
27 май 2022 - 07:01Чүпрәле районыннан 13 егетне хәрби хезмәткә озаттылар Май-июль айларында Чүпрәле районыннан 30дан артык хәрби хезмәткә алыныр дип планлаштырыла.6100
-
27 май 2022 - 11:30Автоинспекторлар Шурбиннар гаиләсенә автокресло тапшырдылар “Игътибар – балалар” профилактик чарасы һәм “Бала - төп пассажир!” акцияләре кысаларында автоинспекторлар Яңа Уби авылыннан 6 бала тәрбияләүче Шурбиннар гаиләсенә автокресло бүләк иттеләр.5700
-
27 май 2022 - 11:31Кеше исәбеннән баерга теләгән Район суды тарафыннан М.га карата ачылган җинаять эше каралды.5400
-
27 май 2022 - 11:29Иң яхшы яшь хәрәкәт инспекторларының отрядын һәм аларның җитәкчеләрен бүләкләделәр Конкурска ЮИД отряды эше турында материаллар тәкъдим ителгән иде.5000
-
27 май 2022 - 11:25Тыл хезмәтчәне олы юбилеен билгеләде Иске Ишле авылында гомер итүче Әминә Мөхәррәм кызы Рәхимова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.4900
-
28 май 2022 - 21:30Чик сакчылары көнендә Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылында монумент ачтылар Монументны булдыру инициаторы– чик буе гаскәрләре ветераны, Иске Кәкерле авылында туып, үскән Рамил Әсәдуллин.3000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика