Туган Як
  • Рус Тат
  • Туган җирдән көч алып

    Еш кына язмыштагы төрле хәлләрне саннарга, я башка берәр төрле нәрсәгә бәйләп карарга маташабыз. Кешенең холкы да, мәсәлән, аның кайсы айда тууына бәйледер. Әлеге язмамның герое турында уйламаганда мин шуңа тап булдым.

    Көз, билгеле булганча, бар нәрсәнең өлгергән мәлен гәүдәләндерүче ел фасылы. Кече Чынлы авылында туып-үскән Фәрһат Мидхәт улы Алимов та шушы фасылның бар гүзәллеген, байлыгын, муллыгын күңеленә туплый алган. Әлбәттә, бу тормышта тырышырга да, үҗәтлеген күрсәтергә дә туры килгән аңа.

    Урта мәктәпне күрше Иске Шәйморза авылына йөреп тәмамлаган Фәрһат калага юл тоткан. Яшь егетнең җиде буын бабаларына кадәр укымышлылар муллалар (әти-әнисе табиблар) булганлыктан, югары белем алу аның алдында да - иң беренче максат була. Табиблык чылбырының дәвамчысы булмаса да, Фәрһат Алимовның авыл хуҗалыгы белгече буларак куйган хезмәте дә шактый мул җимешләрен бирә.

    Яшь белгеч үзенең хезмәт юлын Биектау районының Дөбъяздагы "Татколхозстрой" оешмасында прораб булып эшләүдән башлый. Күп кенә вазифалар биләп, бүгенге көндә ул 6 авылны берләштергән "Суыксу" күмәк хуҗалыгының директоры булып хезмәтен дәвам итә.

    Фәрһат Алимов көчле шәхес-үз дигәненә ирешми калмый. Әлбәттә, бу сыйфат аңарда нәсел җепләре, туган туфрагы, чынлылыларның уңган-булган булуыннан да киләдер. Кайда гына эшләмәсен, ул яңа алымнар, яңа эш төре куллануны максат итә. Моның өчен еш кына чит илләргә барып тәҗрибә өйрәнә.

    Яратып башкарган хезмәтенең нәтиҗәләре дә югары-"Татарстанның азык-төлек җитештерү индустриясенең атказанган хезмәткәре" ул. Моннан тыш, Фәрһат Алимовның күп санлы Мактау Грамоталары, Рәхмәт хатлары - һәммәсе дә ирешелгән уңышларның дәлиле булып тора.

    Фәрһат ага баянда уйнарга, халкыбызның моңлы җырларын җырларга да ярата.

    Язмыш җилләре адәм баласын кайда гына илтеп ташламасын, ул туган туфрагын сагынып яши. Фәрһат Алимов та туган авылын сагынып еш кайта, туганнарының хәлен белә. -Биредә тормыш мәшәкатьләреннән онытылып торасың, туган җир һавасы да тәнгә сихәт, көч, дәрт бирә, ди. -Ә бу исә хезмәтеңне уңышлы башкарырга, изге гамәлләр кылырга янә этәргеч ясый.

    ...Әйе, безнең Чүпрәле илгә-көнгә асыл егетләрне күп биргән ул!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: